Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки авылы сайлау участогына иң беренче булып Илдус Мусин килде

Түбән Әлки авылының урта мәктәбендә оештырылган сайлау участогына иртәнге сәгать 8 тулганчы ук берничә сайлаучы килгән иде инде.

Иң беренче булып әлеге авыл кешесе – Илдус абый Мусин тавыш бирде. Ул 1955 елгы, лаеклы ялда һәм ул РФ Президентын сайлауда тавыш бирүне хокукы һәм бурычы дип саный.

–    Ничек шулай сайлауга беренче булып килдегез? – дигән сорауга исә, болай диде: 

–    Мин бит СССР чорында яшәгән, кайчандыр коммунист булган кеше. Без һәр нәрсәгә дә җаваплы караучы һәм беренче, алдынгы булырга тырышучы буын. Илдәге вакыйгаларга, алып барылган сәясәткә битараф түгелмен, һәрбер яңалыкны белеп барырга тырышам. Президентлыкка кандидатларның чыгышларын да игътибар белән тыңладым. Бүген менә үзем өчен ил белән идарә итәргә лаеклы дип санаучыга тавышымны бирәм, – диде ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев