Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туберкулез чире сиздермичә генә үсеш ала

2024 елның 24 мартында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән Туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә.

Әлеге чараның максаты – халыкка әлеге авыру һәм профилактика чаралары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында сөйләү.  
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча дөньяда ел саен 10 миллионнан артык кеше туберкулез белән авырый, шуларның 1 миллионнан артыгы – балалар. Һәм ел саен әлеге авырудан 1,3 миллион кеше үлә. Шулай итеп, 2022 елда районда 7 авыру ачыкланган, 2023 елда “туберкулез” билгелмәсе 2 кешегә куелган. 2023 ел нәтиҗәләре буенча, ТР буенча авыру очраклары 100 мең кешегә – 21,54, Әлки районы буенча – 5,49. Әмма бар йогышлылар да хатстаханәдә исәптә тора дигән ышаныч юк: кайберәүләр, салкын тигән дип уйлап, авырганнарын белми,  икенчеләр исә белә торып, билгеләмәне куйдырырга теләми. Туберкулез белән авырып китү куркынычы зур булганнарга ашказаны җәрәхәте, шикәр, үпкә-тын юллары чирләре белән интегүчеләр, наркоманнар, эчкечеләр, психик авырулар, гормоннар кабул итүчеләр, элеккеге тоткыннар керә. 

Кох таякчыгы сөякләргә, буыннарга, бөерләргә, эчәкләргә, тирегә, күзләргә, ишетү сәләтен, җенес әгъзалары системасына зыян китерә.  Туберкулез кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән тарала. Йөткерү, төчкерү вакытында үпкә туберкулезы белән авыручы кешеләр һавага микобактерияләр бүлеп чыгаралар, алар 16 метр радиуста тарала һәм 23 квадрат метр мәйданны зарарлый ала. Дымлы салкынча урыннарда Кох таякчыгы 12-14 ай яши. Сәламәт кешегә авырып китү өчен берничә тапкыр сулыш алу да җитә. Туберкулезны авыру кеше кулланган көндәлек кирәк-ярак әйберләре аша да йоктырырга мөмкин. Бер ел дәвамында бер авырып киткән кеше үз чирен даими аралашкан 10-15 кешегә йоктыра ала. 

Туберкулез чире үзе хакында әллә ни сиздермичә генә үсеш ала, әмма моны вакытында белеп алу зарур. Бары тик туберкулез өчен генә хас билгеләр юк, шуның белән ул мәкерле дә. Беренче карашка моны салкын тию дип уйларга була: кичке якта тән температурасы 37,1-37,5 градуска күтәрелә, бераз какырык бүленү белән ютәл күзәтелә, ашыйсы килми, кеше хәлсез була, бик нык тирли. Авыру әкренләп үсеш ала һәм зур борчу тудырмый. Кеше табибка бармыйча, үзе дәвалана. Шул ук вакытта ул авыруны башкаларга йоктыруын дәвам итә. Туберкулез үсеш алгач, кешенең бик нык күкрәге авырта башлый, ул кан белән йөткерә, бу исә үпкәнең таркалуын аңтала. 
Туберкулез белән чирләү никадәр иртәрәк ачыкланса, дәвалану шулкадәр тизрәк һәм җиңелрәк үтә. Туберкулез белән көрәшнең иң мөһим факторы – вакыт! Авыру башлангыч чорында ук табибка мөрәҗәгать иткәндә, чирне 6-8 айда җиңәргә мөмкин. Әгәр дә авыру көчәйсә яисә авыруда ВИЧ булса, дәвалану еллар буена сузыла. Кайберәүләр моңа чыдый алмыйча, дарулар кабул итүен туктата.  Моның нәтиҗәсе аяныч: һәр икенче кеше вафат була. 

Авыруны булдырмый калырга мөмкин. Моның өчен флюорографя үтү сорала. Зурлар һәм 15 яшьтән узган яшүсмерләр ел саен флюорография тикшеренүе үтәргә тиеш. Аның зыяны юк, ә файдасы гомергә тиң.


Балаларның туберкулездан авыруны булдырмас өчен, нигездә, БЦЖ привикасы ясала, аны яңа туган балаларга, ә аннары яңадан 7 яшь тулгач кадыйлар. Вакцина иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Ул зыянсыз һәм аны балалар бик җиңел кичерә. Шулай ук мәктәп укучылары ел саен туберкулезга тикшерелә. Кайбер әти-әниләр прививкалар һәм проба куюлар балалар сәламәтлегенә зыян китерә дип саный, икенчеләр моны дини ышанулар нигезендә ясатмый. Безнең районда да мондый хәл сирәк күзәтелми. Әмма мондый зур кайгыртучанлык файдага түгел. Балалар аерым бер утрауда түгел, алар туберкулез авыруы да күзәтелергә мөмкин булган кешеләр арасында яши. Шуңа да әти-әниләр, бәлки, безгә кагылмас дип өметләнмичә, ә беренче чиратта, бала сәламәтлеген саклау турында уйларга тиеш. 

Үзең һәм якыннарың туберкулез белән авырып китмәсен өчен, даими рәвештә бүлмәне җилләтү, йогышсызландыруча чаралар белән тузаннарны сөртү зарур. Җәмәгатьчелек урыннарында һәм транспортта йөткерүче кешеләр янына басмаска, ә үзегез авырып киткәндә, йогышны таратмас өчен, кулъяулыгы белән авызны капларга кирәк. Нинди генә авыруны алсаң да, аңардан саклау чарасы ул  – иммунитетны күтәрү. Бу, беренче нәүбәттә, витаминнарга бай төрледән-төрле ризыклар белән туклану, спорт  белән шөгыльләнү, шулай ук эш белән ялны аламаштыру. 

Үз һәм әйләнә-тирәгездәгеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртыгыз. Сәламәтлегегез үз кулыгызда.
Румия Шәйхетдинова, фтизиатр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев