Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай туган көн - шигырь бәйрәме

.

 

   Туган ягым – Әлки ягы

Туган ягым – Әлки ягы,

Гүзәлдер табигате.

Җаныма тынычлык биргән

Шундый җир бармы тагы?!!!

Күңелем кайта Әлкиемә,

Ярсып тибә йөрәгем.

Туган ягыма кайткач,

Киңәеп китә күкрәгем.

Туган ягым, бар тормышым

Синең белән бәйләнгән.

Йөгерәсем килә урамда

Балачагымда сыман...

Болын-кырларыңа ятып,

Их, бер ауныйсы иде.

Сабыйлыкның бар рәхәтен

Кабат татыйсы иде.

Юк шул инде, кайтып булмый,

Барысы хәзер үзгәргән.

Авыл урамында йөгерә

Хәзер башка малайлар.

 

 

     Туган авылым Алпарым

Өзелеп сагынам Алпарымны,

Барлык авылдашларны.

Туганнарны, дус-ишләрне,

Балачак дусларымны.

Өзелеп сагынам Алпарымны,

Туып-үскән йортымны.

Улым диеп йомшак кына

Газиз әнкәм дәшкәнне.

Өзелеп сагынам Алпарымны,

Төшләремдә күрәмен.

Уянгачтын сорау бирәм:

Кайда, авылым, кайда син?!!

   Габделәхәт Яруллин,

   Чистай шәһәре.

 

 

 

    Күршеләрем

Күршеләрем, күршеләрем,

Иң якын кешеләрем.

Авыр чакта яннарыма

Йөгереп керүчеләрем.

 

Күршеләрем, күршеләрем,

Мәрхәмәтле кешеләрем.

Шатлыкларны бергәләшеп

Күңелле итүчеләрем.

 

Күршеләрем, күршеләрем,

Якты, ачык йөзлеләрем.

Кайгыларны җиңеләйтеп

Алга өндәүчеләрем.

 

Күршеләрем, күршеләрем,

Ягымлы кешеләрем.

Киләчәктә яшәү өчен

Өмет бирүчеләрем.

    Фәния Сабирова,

    Яңа Чаллы авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев