Укытучыларыбыз халыкара фестивальдә
Бер төркем мөгаллимнәребез 10-12 августта Алабугада Мәктәп укытучыларының халыкара фестивалендә катнашты. Иң тәҗрибәле һәм оста укытучыларны җыючы әлеге фестиваль быел алтынчы мәртәбә үткәрелде. Анда районыбызны Иске Матак урта мәктәбе педагоглары - директор, физика укытучысы Мария Чванова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Тихонов, математика укытучысы Нина Советникова тәкъдим иттеләр. Алар...
Бер төркем мөгаллимнәребез 10-12 августта Алабугада Мәктәп укытучыларының халыкара фестивалендә катнашты.
Иң тәҗрибәле һәм оста укытучыларны җыючы әлеге фестиваль быел алтынчы мәртәбә үткәрелде. Анда районыбызны Иске Матак урта мәктәбе педагоглары - директор, физика укытучысы Мария Чванова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Тихонов, математика укытучысы Нина Советникова тәкъдим иттеләр. Алар мастер-класслар үткәрделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.
Бу мөгаллимнәр һәм Н.Дәүли исемендәге гимназиянең физика укытучысы Рәмзия Гыйльметдинова фестивальдә Математика елының төгәлләнүенә багышланган чараларда да катнаштылар.
* * *
Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә "Педагог-мастер" республика бәйгесенә дә йомгак ясалды.
Әлеге конкурста җиңү яулаган райондашларыбыз - Н.Дәүли исемендәге гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илһам Сабитов һәм Югары Колчурино мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зоя Мурзакова фестивальдә бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев