Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар, медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу тәртибе ничек булачак?

Лаеклы ялга кайчан чыгармын икән? Җәй башыннан, пенсиягә чыгу яше артачагы хакында хәбәр ителгәннән бирле, бик күпләрне шушы сорау борчыды.

Инде менә ил Президенты Владимир Путин пенсия системасына үзгәрешләр кертү турындагы законны имзалады. Яңа реформа хакында Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов белән сөйләшәбез. 

– Рәис Фоатович, пенсия реформасының гамәлгә ашырылу тәртибе турында әйтеп үтегез әле. 
– Лаеклы ялга чыгу вакыты биш елга артып, ир-атлар өчен 65, хатын- кызлар өчен 60 яшь дип билгеләнде. Пенсиягә чыгу яшен озайту 2019 елның 1 гыйнварын¬нан башлана. Ул акрын¬лап, һәр ел саен бер елга артып барачак. Шул рәвешле, күчеш чоры 10 ел, ягъни 2028 елга кадәр сузылачак. 
– Яңа закон керткән үзгәрешләрне 2019 елда пенсиягә чыгарга ти¬ешле кешеләр берен¬че чиратта тоячак. Киләсе елда 55 яше ту¬ласы хатын-кызлар һәм 60 ны тутырасы ир-ат¬лар лаеклы ялга кайчан китәр? 
– Әйе, беренче этап¬та үзгәрешләр 1959 елда туган ир-атларга һәм 1964 елгы гүзәл затларга кагылачак. Россия Пре¬зиденты тәкъдиме белән кертелгән үзгәрешләр нигезендә, алар ялга яңа пенсия яшеннән алты айга иртәрәк –2019 елның икенче яртысында һәм 2020 елның беренче яртысында чыгалар (ту¬лырак мәгълүматны таб¬лицадан карагыз). 
– Үзгәрешләр хәзерге пенсионерларга кагыл¬мыйдыр бит? 
– 2019 елга кадәр ла¬еклы ялга чыгып кал¬ган пенсионерларга бу үзгәрешләр кагыл¬мый. Алар моңа кадәр билгеләнгән пенсия һәм социаль түләүләр алуны дәвам итәчәк. Барлык ташламалар да сакланып кала. 
– Күпләрне тагын шул кызыксындыра: пен¬сия кайчан артыр икән? 
– Киләсе елга эшләмәүче өлкәннәрнең айлык пенсиясен урта¬ча 1 мең сумга артты¬ру карала. Монда сүз ел дәвамында арткан сумма хакында бара. Бу эшләвен дәвам итүче пенсионерлар¬га кагылмый. Аларның пенсиясе гадәттәгечә август аенда яңадан исәпләнәчәк. Эштән тук¬тагач, барлык үткәрелгән индексацияләр исәп- ләнеп, өстәмәләр түләнәчәк. 
– Пенсия реформасы барлык эшләүчеләргә дә кагылачакмы? 
– Моңа кадәр пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге булганнарның әлеге хо¬кукы сакланып кала. Зы¬янлы, сәламәтлек өчен куркыныч шартларда эшләүчеләр, очучы¬лар, радиацияле яисә техноген катастрофа¬ларда зыян күрүчеләр, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, биш баласы булган хатын-кызлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре һәм опе¬куннары лаеклы ялга иртәрәк китә алачак. Инвалидлык буенча пенсияләр тулы күләмдә саклана. Хезмәткә сәләтлелеген югалткан кешеләргә, инвалид¬лык группасы бирелгәч, ничә яшьтә булулары¬на карамастан пенсия билгеләнә. 
– Рәис Фоатович, ә укытучылар, медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу тәртибе ничек булачак? 
– Алдан пенсиягә чыгу хокукы бирә торган махсус стажга үзгәреш кертелми. Укытучылар, авыл җирендә эшләүче табиблар өчен әлеге стаж 25 ел тәшкил итә. Ә менә алданрак пенсиягә китү вакыты акрынлап күчерелә. Пенсия сис¬темасындагы күчеш чо¬рыннан соң ул биш елга чигерелә. Әйтик, укы¬тучы быел 25 ел хезмәт стажын тутыра икән, пенсияне ул шунда ук рәсмиләштерә ала. Ә инде махсус стаж 2019 елда тулса, анда бүтән тәртиптә эш ителәчәк. Киләсе елга, «Президент ташламасы» нигезендә, пенсия яшен ярты елга арттыру каралган, укытучының да алдан пенсиягә чыгу вакыты ярты елга озайтыла.

– Күп балалы аналар да пенсиягә иртәрәк чыгу мөмкинлегенә ияме? 
– Алдарак әйт- кәнемчә, биш бала тәрбияләп үстергән ана, элеккечә үк, лаек- лы ялга 50 яшьтә китә ала. Өч баласы булган әниләр пенсиягә өч ел алдарак, дүрт бала тәрбияләүчеләр дүрт елга алдарак чыгачак. 
– Пенсиягә вакытыннан алда китүдә зур хезмәт стажы да роль уйный… 
– Әйе. 37 ел эш ста¬жы булган гүзәл затлар¬га һәм 42 ел стажлы ир- егетләргә лаеклы ялга ике ел алдарак чыгу хо¬кукы бирелә. Бу стажга уку, Совет Армиясендә хезмәт итү, бала карап өйдә утыру чорлары кер¬ми. 
Шуны да билгеләп үтәм, яңа пенсия систе¬масына күчү чорында 2018 елның 31 декабренә гамәлдә булган барлык федераль ташлама¬лар саклана. Элеккечә үк, алардан 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 ын тутырган ир- атлар файдалана ала¬чак. Элекке пенсия яше кысаларында туплан¬ма пенсия һәм пенсия тупланмаларының бүтән төрләрен билгеләү сакла¬нып кала. 
– Авылда яшәүче пенсионерлар өчен дә сөенечле хәбәр бар бит? 
– Әйе шул. Авыл хуҗалыгында 30 ел хезмәт стажы булган эшләмәүче пенсио¬нерларга 2019 елның 1 гыйнварыннан ими¬ният пенсиясенең ф и к с а ц и я л ә н г ә н өлешенең 25 процен¬ты күләмендә өстәмә түләнәчәк. Бүген ул 1245,73 сум тәшкил итә. 
– Ә пенсия алды яшендәгеләр өчен нинди өстенлекләр каралган? 
– Пенсия алды яшендәгеләргә лае¬клы ялга чыгарга биш елы калган кешеләр керә. Бу чорда аларның м ә н ф ә г а т ь л ә р е н яклаучы өстәмә гарантияләр кертелә. К в а л и ф и к а ц и я л ә р е н арттыру өчен аларга түләүсез программалар каралган. Эш бирүче әлеге категориягә кергән кешеләрне хезмәт уры¬нына кабул итми я азат итә икән, моның өчен административ яисә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Бу өлкәннәр бушлай ди¬спансерлаштыру үтсен өчен, хезмәт хакын са¬клап калу шарты белән аларга ел саен ике көн ял бирелергә тиеш. Элеккечә үк, пенсия алды яшендәгеләр эшкә ур¬наша алмый икән, алар пенсиягә ике ел алдан китә алачак. 
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Рәис Фоатович. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев