Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

”Улым, мин гаепле түгел...” Бу – Рөстәмнең автоһәлакәттән соң улына шалтыратып әйткән соңгы сүзләре...

Яшьлек язларын бергә каршылаган, бер берсенә гашыйк ике яр, уртак гаилә коргач, туган авыллары Әхмәттән күрше Түбән Әлки авылына килеп эшкә урнаштылар.

Рөстәм – “Сельхозтехника” берләшмәсендә йөртүче, яңа гына медучилище тәмамлап кайткан Гөлзия шәфкать туташы вазыйфаларында эшкә керештеләр.

Рөстәмнең эш урыныннан бирелгән матур, нурлы өйләрендә әтисенә ике тамчы су кебек охшаган уллары Фәнилне, нәкъ әниседәй кара күзле, чибәр Алсинәне сөеп-яратып үстерделәр, укыттылар, кеше иттеләр. Икесе дә эшкә батыр, булган гаиләнең тормышлары җитеш, нык, имин булды...

“Сельхозтехника“ оешмасы таралганнан соң да Рөстәм аптырап калмады, үзенә “КамАЗ” машинасы алып, “Кызыл Шәрыкъ» җәмгыятендә хезмәт куя башлады. Кыскартулардан соң эшсез калган Гөлзия дә, тәвәккәлләп, Әлкидән шактый ераклыкта урнашкан Иске Әнҗерә авылында яраткан хезмәтенә кереште. Балачактан күрше авылга йөреп мәктәптә укыган ,чыныккан Гөлзияне бу адымы куркытмады. Иртән Рөстәм илтеп куйса, эштән соң үз җаена кайткан көннәре күп булды.

Балачактан әти-әнинең кул арасына кереп, булышып, гомер буе хезмәт белән яшәгәч, кул-аяклар, билләр үзен сиздерә башлый. Гөлзия, Рөстәменең исәнлеген кайгыртып, Казанга дәвалану сеансларына йөрергә киңәш итә. Көзге эшләр тәмамлангач, Рөстәм ел саен берничә тапкыр дәваланырга йөри башлый.

Фаҗига буласы көнне дә  ул быел соңгы тапкыр дәвалануга барырга җыена. Һәрвакытта Казанга икәү юл тоткан ир белән хатынга бу юлы бергә барырга туры килми: Гөлзияне район үзәгенә эше буенча исәп-хисап тотарга чакыралар. Рөстәм юлга  иртәрәк – бөкеләр башланганчы кузгалырга карар кыла. Бу көнне Гөлзия сарайдагы хайваннарны карауны да үз өстенә генә ала. “Син ерак юлга китәсең, юл кешесенең юлда булуы хәерле, үзем карыйм малларны“, – дип, хәерле юллар теләп озата ул. Һәрвакыттагыча, хатынына елмаеп, яратып карый да, караңгыдан юлга кузгала Рөстәм.

Шәле юлында – төзекләндерү эше барган урындарак Рөстәмнең машинасына коточкыч тизлектә җиңел автомобиль килеп бәрелә. Бу  –  зур фаҗигагә китерә: каршы килүче машинадагы ике ир-егет шундук һәлак була.

40 ел рульдә йөреп, беркайчан юл кагыйдәләрен бозмаган Рөстәм, исе-акылы китеп машинадан чыга, үзенең гаепсез икәнен раслаучы видеофиксаторны кесәсенә алып сала, улына телефоннан шалтыратып: “Улым, мин гаепле түгел”, – ди. Үз аягында ашыгыч ярдәм машинасына утырган Рөстәмнең гомере, кызганычка каршы, юлда өзелә.

Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай булып, бик тиз таралды. Ничек инде, искиткеч кешелекле, ярдәмчел, сабыр, кешеләр белән гел елмаеп кына сөйләшкән, акыллы, төпле киңәшләрен биргән,  беркемгә, беркайчан тавыш күтәрмәгән,  Әхмәт, Әлки авылы халкы арасында хөрмәт, ихтирам казанган, май аенда 60 яшен тутырса да, һаман яшь, чибәр калган Рөстәм безнең арадан китәргә мөмкин? Өч оныгы белән үзе дә сабыйларча шатланып, тәгәрәп уйнаган, балаларым, гаиләм дип өзелеп яшәгән Рөстәмнең үлеменә күңелләр һич кенә дә ышанмады.

“Болай булырга тиеш түгел иде!” - дип, әтисенең инде бу дөньяда юклыгы белән килешә алмыйча, Алсинәнең ачыргаланып, үксеп-үксеп елавы тетрәндерде, үзәкләрне өзде... Әле дә ярый иңнәренә башын куярга әнисе бар.
Рөстәмне туган авылына, әти-әнисе, әби-бабайлары җирләнгән зиратка алып кайтып җир куенына иңдерделәр. Хушлашырга килгән халыкның исәбе-хисабы юк иде. Үзеннән соң матур хатирәләр, изге гамәлләр калдырып киткән якташларын Әхмәт, Әлки авылы халкы, районда белүчеләр, аны чын ир-егет итеп искә алырлар.
Әтисеннән үрнәк алып, аның яхшы сыйфатларын үзенә сеңдереп үскән улы Фәнил әнисен, сеңлесен дә үз кочагына алыр, әтиләре калдырган якты, матур эздән уллары белән бергә атлар, тормыш дәвам итәр...

Зөбәйдә Низамиева, Әхмәт авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев