Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ункөнлек кысасында физик мөмкинлеге чикле кешеләргә игътибар тагын да арта

Илебез күләмендә 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

  Ул бер генә көн белән чикләнми: 1-10 декабрьдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ункөнлеген үткәрү инде гадәткә керде. 
Районыбызда да ел саен кыш аеның беренче ун көнендә, инвалидлар борчуына бар җәмәгатьчелек игътибарын ныграк юнәлдерү, аларның да куйган максатларына ирешә алуларын, рухи ныклыгын күрү өчен, төрле чаралар үткәрелә. Быел нинди максат-бурычлар куелуы, эшләр ниятләнүе турында белешү өчен, без районыбызның Инвалидлар җәмгыяте рәисе Вайыс Даутов белән очрашып сөйләштек. 
Вайыс Разак улы әлеге җәмгыятькә рәис итеп 2019 елда сайланып куелган. Ул районыбызда 2800 ләп мөмкинлеге чикле кеше булуы, шуларның 76 сы 18 яшькәчә балалар икәнлеген, ә әлеге җәмгыятьтә төрле төркемгә караган, 18 яше тулган 490 кеше исәпләнүен әйтте. Башкарма комитет бинасында әлеге җәмгыятьнең бер бүлмәсе бар, ел әйләнәсе биредә эш дәвам итә икән.
– Социаль яклау хезмәткәрләре дә биредә мөмкинлекләре чикле балалар белән шөгыльләнә. Җәйге каникулда төрле өстәл уеннарында уйнарга йөрделәр, кул эшләнмәләре әзерләделәр. Мондый чараларга Базарлы Матактан гына түгел, күрше авыллардан да физик мөмкинлекләре чикле балалар килде. Җәй аенда шулай ук Пенсия фондының район бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ветераннар һәм инвалидлар белән өстәл уеннары үткәрелде, – диде инвалидлар җәмгыяте рәисе. 
Билгеле, җәмгыятькә кергән инвалидлар белән генә эш алып барылмый. Сорау туганда, ниндидер кыен хәлдә калган очракта, сәламәтлеге чикләнгән кешеләр әлеге җәмгыятькә мөрәҗәгать итә ала. 
– Соңгы елларда кискен мәсьәләләр белән безгә  ярдәм сорап килгәннәре юк.

Әгәр дә андый хәл килеп туа икән, без район җитәкчелегенә барабыз, бергә хәл итү юлларын эзлибез. Гадәттә, ниндидер мәсьәләләр авыл җирлекләре башлыклары катнашында хәл ителә, дарулар белән тәэмин итү буенча фельдшер-акушерлык пунктларында шөгыльләнәләр. 
Ә ункөнлек кысасында физик мөмкинлеге чикле кешеләргә исә игътибар тагын да арта. Быел инвалидлар  ункөнлегендә иң зур чара ул – “Алинә” универсаль спорт залында үтәчәк Спартакиада. Анда шашка, дартс, джакколо, шаффлборд, туплы хоккей буенча биш төрле спорт ярышлары үтәчәк. Мондый спорт ярышы ел саен оештырыла, быел аның көне 7 декабрьгә дип билгеләнгән.  Бу чарада 7 яшьтән зуррак булган балалар да, өлкәннәр дә, гариплек арбасы белән генә хәрәкәтләнүчеләр дә үз көчләрен сыный ала. Вайыс Разак улы сүзләренчә, инвалидларны алып килеп, алып кайтуны авыл җирлеге  башлыклары оештыра. Аларга бу эшкә әзерлек өчен бер атна алдан хәбәр ителгән. 
–     Спартакиада матур, тантаналы төстә үтә. Аны оештырырга районыбыз башлыгы, җитәкчеләр ярдәм итә. Биш ярышны  үткәреп, җиңүчеләр өчен 30 бүләк – 15 ир-атлар, 15 хатын-кызлар өчен сатып алуга акча бүлеп бирелде, чөнки җәмгыятьнең үзенең моңа мөмкинлеге юк. Гомумән, безнең җитәкчелек инвалидлар ункөнлегенең тиешенчә узуына зур игътибар итә. Район башлыгы Александр Никошин бу хакта үзе дә һәрдаим сорашып тора. 
7 декабрь көнне тагын бер чара үткәрү каралган: физик мөмкинлеге чикләнгәннәр иң беренче сәгать 9га С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда җыелачак. Аларга районыбыз тарихына бәйле кызыклы мәгълүматлар сөйләнеләчәк. 
2022 елның Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, 10 декабрьдә районыбыздагы физик мөмкинлекләре чиклеләр катнашында “Җиңү” дип исемләнгән фестиваль үткәрү дә ниятләнелгән. 
Вайыс Разак улы, шатланып, районыбызда сәламәтлеге чикләнүчеләр өчен тагын бер чара каралуын хәбәр итте: “Әлеге ун көндә, 1-10 декабрьдә инвалидлар Базарлы Матакның “Ләйсән” йөзү бассейнына бушлай кертелә. Йөзәргә теләк белдерүчеләр үзләре белән инвалидлык кенәгәсен генә алып килергә онытмаска тиешләр”, – диде ул.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев