Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урак экваторны узды

Районда барлык мәйданнарның 55 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән. 25 мең 100 гектарда игеннәр суктырылган, 54 мең 800 тонна ашлык җыеп алынган. Район буенча гектардан уртача уңыш 21,8 центнер тәшкил итә. Бүген район басуларында икмәк суктыруда 86 комбайн эшли. Бөртеге суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барысы 14 мең тонна...

Районда барлык мәйданнарның 55 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән.

25 мең 100 гектарда игеннәр суктырылган, 54 мең 800 тонна ашлык җыеп алынган. Район буенча гектардан уртача уңыш 21,8 центнер тәшкил итә.

Бүген район басуларында икмәк суктыруда 86 комбайн эшли. Бөртеге суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барысы 14 мең тонна салам төргәкләргә чорналган.

Көзге культуралар чәчү дә бара. Моның өчен һава шартлары һәм туфракның торышы яхшы. Әлегә 744 гектардан артык арыш чәчелгән. Барлыгы 74 мең тонна сенаж базларга салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев