Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уразада ничек дөрес тукланырга – Әлки районы баш табибы урынбасары Эма Шәйхетдинова киңәшләре

Мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае бара. Бу айда байтак райондашларыбыз ураза тота, ягъни таң вакытыннан кояш батканга кадәр ашау-эчүдән тыела. Әмма соңгы вакытта район хастаханәсенә төрле зарлар белән мөрәҗәгать итүчеләр артты. Ураза тотучыларның кайберләренең холецистит, панкреатит чирләре кискенләшә, кемдер, ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан зарлана.

Ураза вакытында сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен дөрес туклану таләпләрен үтәү бик мөһим.

Беренче чиратта тукланудагы зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Бөтен тәмле әйберләрне – баллы, ысланган, кыздырылган, майлы, тозлы ризыкларны читкә куеп торырга туры киләчәк. Ураза вакытында организм,  яңа туклану режимына күчеп, болай да көчле стресс кичерә. Ә инде зарарлы ризыклар да ашасаң, өзлегүләр башлануын көт тә тор.

Ураза тотканда ничек дөрес тукланырга соң?

Сәхәрне судан яисә бүтән сыеклыктан башларга кирәк. Аның күләме тәүлеклек норманың яртысын, ягъни 2-3 стакан тәшкил итсен. Югыйсә көн дәвамында бик нык эчәсегез киләчәк.

Итне кичкә калдырыгыз, ә менә сөт ризыклары һәм боткалар – иң кулай ашамлык. Сөт-катыкны клечатка һәм үсемлек аксымы белән баету яхшы. Әйтик, үзбәкләрдәге сыман катыклы-кыярлы – яшел тәмләткечле аш әзерләргә була. Әзер мюслины катык, ряженка яисә кефир белән кушып ашасаң да яхшы.

Ураза – төрле боткаларның файдасын һәм тәм сыйфатларын яңадан бәяләү өчен бик уңай вакыт. Беренче урында – борай ярмасы, ул барлык бодай ярмаларының “бабасы” дисәң дә була. Икенче урынга табиблар барыбызга да таныш булган карабодайны куя. Карабодай колорияләр чыганагы да, ракка каршы да көрәшә. Аны теләсә кайсы яшьтә сәламәтлегең нинди булса да ашарга мөмкин. Юкка гынамы карабодай барлык дәвалау учреждениеләре менюсында алыштыргысыз ризык булып тора. Солы, тары боткалары да файдалы.

Ә менә дөге, борчак, ясмык кебекләрне сирәгрәк куллансаң да ярый. Йомырка да шулай ук. Аны атнага бер-икене ашау җитә.

Ифтар – төп ризык куллану вакыты, аны ике өлешкә бүләргә кирәк. Беренчесендә бер-ике стакан су эчәргә, берникадәр ризык ашарга. Аннан соң бер сәгать-сәгать ярым тәнәфес ясарга. Шуннан  инде кабат табын янына утырырга була. Бу юлы ит һәм ит ризыклары, балык, ярма ашлары, шулай ук боткалар куллану яхшы.  

Иткә килгәндә, сарыкныкына караганда сыер итенә өстенлек бирергә кирәк.  Уч табаны зурлыгында, ике-өч сантиметр калынлыктагы бер кисәк ит ашау җитә. Ә балыкны күп ашагыз. Аның суда, парда, фольгада пешкәне, аз гына тозлысы да файдалы. Әмма кыздырылган һәм ысланган балык ашарга киңәш ителми.

Хөрмәтле мөселманнар! Сау-сәламәт булыгыз. Изге Рамазан ае күркәм узсын!

Эма Шәйхетдинова,

район үзәк хастаханәсе баш табибының дәвалау эшләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев