Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнарны чистартуда катнашыйк

1 сентябрьдән "Татарстанның чиста урманнары" акциясе старт ала. Ул октябрь азагынача дәвам итәчәк. Ел да яз һәм көз айларында үткәрелүче әлеге чара урманнарны корыган һәм ауган агачлардан, чүп-чардан чистартуга юнәлдерелгән. Чистарту-тазарту эшләрен башкару өчен һәр оешма-предприятиегә, авыл җирлегенә урман участоклары бүлеп бирелә. Әмма аларның күбесе әлеге эшкә әһәмият бирми, диделәр...

1 сентябрьдән "Татарстанның чиста урманнары" акциясе старт ала.

Ул октябрь азагынача дәвам итәчәк. Ел да яз һәм көз айларында үткәрелүче әлеге чара урманнарны корыган һәм ауган агачлардан, чүп-чардан чистартуга юнәлдерелгән. Чистарту-тазарту эшләрен башкару өчен һәр оешма-предприятиегә, авыл җирлегенә урман участоклары бүлеп бирелә. Әмма аларның күбесе әлеге эшкә әһәмият бирми, диделәр безгә район урман хуҗалыгында. Ә менә Юхмачы, Чуаш Кичүе урта мәктәпләре укучылары, Чуаш Кичүе, Әхмәт авылларында яшәүчеләр урманнарны чистартуда актив катнашалар икән. Урман хуҗалыгы белгечләре әлкилеләрне табигать өчен дә, үзебез өчен дә гаять мөһим булган әлеге эшкә үз өлешләрен кертергә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев