Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңышлардан башлары әйләнгәнме?

Яшь футболчыларыбыз, Татарстан чемпионатында "Б" дивизионында уйнап, Яр Чаллы шәһәренең "Заря" командасына 1:3, Түбән Камадан "Нефтехимик" ка 0:5 исәбе белән җиңелделәр. Шулай да аларның әле призлы урыннарның берсен алу шансы саклана, чөнки Саба районының "Олимп" командасын 2:1 исәбе белән җиңделәр. Җиңелүләрнең сәбәбе нидә соң? Команда тренеры Рифкать Сәгъдиев фикеренчә, сәбәпләр...

Яшь футболчыларыбыз, Татарстан чемпионатында "Б" дивизионында уйнап, Яр Чаллы шәһәренең "Заря" командасына 1:3, Түбән Камадан "Нефтехимик" ка 0:5 исәбе белән җиңелделәр. Шулай да аларның әле призлы урыннарның берсен алу шансы саклана, чөнки Саба районының "Олимп" командасын 2:1 исәбе белән җиңделәр.

Җиңелүләрнең сәбәбе нидә соң? Команда тренеры Рифкать Сәгъдиев фикеренчә, сәбәпләр берничә: матчларда төп биш уенчыбыз катнашмау, командада төрле яшьтәге үсмерләрнең уйнавы (башка командаларда 1998 елда туганнар уйнаса, бездә 2001 елгылар да бар). Иң мөһиме беренче әйләнеш уеннарда җиңү яулаган малайларыбызның уңыштан башлары әйләнеп киткән бугай. Шулай итеп республика чемпионатында хәзер Мамадыштан "Олимп" лидерлык итә, ә безнекеләр 13 очко җыеп, әлегә III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев