Үзбәкстан гражданины Россиядән чыгарылып җибәреләчәк
2024 елның 10 августында район эчке эшләр бүлекчәсе полиция хезмәткәрләре Үзбәкстан Республикасы гражданинының документлары булмау сәбәпле, Россия Федерациясе территориясендә булу (яшәү) режимын бозу фактын ачыкладылар.
Гаепле кеше Россия Федерациясен ирекле рәвештә калдырып китүдән баш тарта. Бу “РФдә чит ил гражданнарының хокукый дәрәҗәләре турындагы” ФЗның 5 нче матдәсен бозу факты буларак теркәлде.
Суд әлеге гражданинны гаепле дип тапты һәм административ җаваплылыкка тартты. Аңа 2 мең сум күләмендә штраф түләү һәм Россия Федерациясеннән чыгарып җибәрү буенча карар кабул итте.
Суд матбугаты хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев