Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында юл-транспорт һәлакәтләре 6 очракка кимегән

Юл хәрәкәте кагыйдәләре ул – канун, аларны үтәү исә мәҗбүри. Моны һәркем белергә тиеш.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру – башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов рәислегендә февраль ахырында район мәдәният йортында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышындагы төп тема. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов һәм район башлыгы Александр Никошин да катнашты. 

Узган ел белән чагыштырганда, районыбызда юл-транспорт һәлакәтләре 6 очракка кимегән. Бу хакта комиссия утырышында ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Рәмзил Вәлиуллин җиткерде. Шулай итеп, ел башыннан район юлларында 24 юл-транспорт һәлакәтләре булган, анда исә 1 кеше имгәнгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан һәлакәтләрне киметүгә бәйле 260 юл хәрәкәтен бозу очраклары теркәлгән. 

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыруда тагын бер мөһим якны онытмаска кирәк: юл хәрәкәте кагыйдәләрен йөртүчеләр генә түгел, ә җәяүлеләр үзләре дә үтәргә тиеш. 3 февральдә җәяүлене бердерү очрагы булган, нәтиҗәдә ул имгәнгән. Җәяүле кичке караңгыда яктылык кайтаргыч элемент кулланмыйча, юл кырыеннан барган. Кичке эңгер-меңгер чакта һәм караңгыда җәяүле күренми диярлек. Яктылык кайтаргыч элементлар юл начар яисә тиешенчә күренмәгәндә, куркынычсызлыкны булдырырга ярдәм итә. Яктылык кайтаргыч тудырган ачык якты тап йөртүченең игътибарын җәлеп итеп, җәяүлене күреп алырга мөмкинлек бирә. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләре ул – канун, аларны үтәү исә мәҗбүри. Моны һәркем белергә тиеш. Аларны бозу транспорт чаралары хәрәкәте куркынычсызлыгына тискәре йогынты ясап кына калмый, ә юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең сәламәтлеге һәм тормышына куркыныч тудыра. 

Автомобильгә утыртылган балалар турында аерым әйтергә кирәк. Балалар сәламәтлеген саклауда зурлар җаваплы. Йөртүчеләр әлеге нәни юлчыларның иминлеген булдыру өчен барысын да эшләргә тиеш. Шуңа да аларны йөрткәндә саклагыч җайланмаларны куллану мәҗбүри. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә йөртүчегә генә түгел, ә юлчыларга да транспорт чарасында барганда, каешларны эләктерү шарт итеп куела. Куркынычсызлык каешларын куллану һәлак булу һәм бик нык имгәнү куркынычын киметә. 

Татарстан Республикасы дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сүзләренә караганда, юл һәлакәтләрен киметү – уртак бурыч һәм республикадагы кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклауга һәркем үз өлешен кертергә бурычлы. 21 февральгә республика юлларында 45 кеше һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм имгәнүләр кимесә дә, һәлак булучылар саны арткан. 

Әлки районы территориясендә соңгы 5 елда юл һәлакәтләре аеруча язгы һәм көзге чорларда күзәтелгән һәм анда һәлакәтләрнең бар төп төрләре буенча үсеш булган. Соңгы 5 елдагы язгы өч айны алганда, юл һәлакәтләре аеруча апрель аенда күзәтелгән. Күп очракта, машиналар бәрелешкән. Бу яхшы һава шартларына бәйле рәвештә, йөртүчеләр тарафыннан тупас рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары, мәсәлән, таләпләрне үтәмичә, алдагы машинаны  узарга чыгулары, тизлекне арттырулары белән бәйле. 
Еллык күрсәткечләрне алганда, юл һәлакәтләреннән бәрелешүләр, юлдан төшеп китү, җәяүлене бәрдерү, багана-коймаларга бәрелүләр керә. 

Соңгы 5 елда, уртача алганда, юл һәлакәтләре “Алексеевск– Югары Колок” автоюлында булган. Юлның әлеге өлешендә ел саен 8 юл һәлакәте күзәтелеп, аларда, уртача алганда, 3 кеше һәлак була һәм 10 кеше төрле авырлыкта имгәнә. 

Яшь йөртүчеләр гаебе белән дә юл һәлакәтләре күп була. 2023 елда республикада йөртү таныклыгы алуларына 2 ел вакыт узмаган йөртүчеләрнең, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары сәбәпле, 243 юл фаҗигасе күзәтелгән. Шунда 27 кешенең гомере өзелгән, 322 кеше имгәнгән. 
2023 елда исерек йөртүчеләр тарафыннан кылынган 210 юл һәлакәте теркәлгән, шунда 38 кеше һәлак булган һәм 245 кеше имгәнгән. Алда әйтелгән чорда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шундый 13 000 очракны ачыклаган. Әлки районында узган ел шундый 2 юл һәлакәте булган, анда исә 3 кеше имгәнгән. Сәрхуш килеш рульдә йөрүнең исә 57 очрагы теркәлгән. 

Йөртүченең исерек килеш транспорт чарасында бару очрагы турындагы мәгълүматны кешеләрдән аноним рәвештә алу өчен, районда телеграм-канал булдырылган. Мондый очраклар турында кизү бүлеге телефоны буенча да хәбәр итәргә була. 

2022 елда Россия Федерациясенең җинаять һәм җинаять-процессуаль кодексына да үзгәрешләр кертелгән. Әлеге канун буенча исерек килеш рульдә барган гаепләнүченең транспорт чарасын алырга да мөмкиннәр (әгәр дә ул моңарчы административ җәзага тартылган яисә хөкем ителгән булса, яисә аның  йөртү таныклыгы алынган икән). Татарстан Республикасында 2023 елда 257 транспорт чарасы алынган. 

Утырышта катнашучылар, юл һәлакәтләре күрсәткечләрен киметүгә бәйле бар сорауларны тикшергәннән соң, бурычлар билгеләделәр. Алар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен кызыксынулары булган бар якларның да үзара йогынты ясап эшләүләренең нәтиҗәлелеген арттыру, юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрен бозуларын алдан кисәтү һәм башка мөһим мәсьәләләрне үз эченә алды. 
Кешеләр исә үз иминлекләренә аеруча зур игътибар бирергә: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, тизлекне арттырмаска, куркынычсызлык каешларын эләктерергә, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементларны кулланырга, балаларны йөрткәндә, саклагыч җайланмалар кулланырга, җәяүлеләргә һәрвакыт игътибарлы булырга һәм “транспорт чарасы туктагач кына, җәяүлегә юл аша  чыга башларга була” дигән кагыйдәне үтәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев