Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган ел Иске Камка җирлегендә шактый күләмле эшләр башкарылган

Элек елларда гаиләдә зур эшләр яисә проблемалар килеп чыкса, ярдәм сорап, колхоз идарәсенә барырлар иде. Хәзер авылдагы барлык мәсьәләләргә авыл җирлекләре башлыклары җаваплы.

 

Юлларның төзеклеге, су белән тәэмин итү, урамнарны чиста тоту кебекләрен әйткән дә юк инде. Җирлек башлыклары кешеләрне хезмәт белән тәэмин итүгә, мәктәп, кибет, клуб, почта, фельдшер пунктлары эшчәнлегенә, халыкның күбрәк төрле программаларда катнашуына, сәламәт тормыш алып баруына һәм  башкаларына җаваплы. Әнә шуларга карап, җирлек башлыклары эшчәнлегенә рейтинг булдырып, аларның  хезмәтләрен бәялиләр дә инде. Район авыл җирлекләре арасында үткәрелгән ул рейтингта Иске Камка һәрчак иң алдынгы урыннарны алып килә, аларның эшчәнлеге башкаларга үрнәк итеп куела.

Иске Камка авыл җирлеге башлыгы булып соңгы ике дистә елда Фәргать Әкбәров хезмәт куя. Бик тынгысыз, үҗәт, билгеләгән максатларына ирешә торган җитәкче ул. Аның тырышлыгы белән бу җирлектә башкарган иң зур эшләрдән, республика җитәкчелегенә йөреп, авыл юлларының күп өлешен асфальтлы итүне атарга кирәктер. Аннан җирлектә байтак кына  социаль  корылмалар салынды, чишмәләр яңартылды, мәчет-зиратлар биредә һәрчак тәртиптә. Бу юнәлештә дә башлап йөрүче булды ул.
Күптән түгел  Иске Камка авыл җирлегендә 2023 елга йомгак, быелгысына планнар билгеләү буенча халык җыены үтте. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты.

Җирлек җитәкчесе Фәргать Әкбәров чыгышыннан күренгәнчә, биредә былтыр да шактый күләмле эшләр башкарылган.
Авыл юллары ремонты  өчен 270 мең сумлык вак  таш сатып алынган. Авылдагы каты көнкүреш калдыклары савытлары өчен мәйданчыклар ясалган. Былтыр, яңгырсыз җәйдә, халыкны өзлексез су белән тәэмин  итү буенча зур көч куелган. Әйтик, Карамалы авылында суүткәргечләрне ремонтлаганнар. Мәүләшәдә су башнясы насосын алыштырып, аның торбаларын яңартканнар. 
Авыл урамнарын караңгы вакытта якты тоту буенча да былтыр күп эшләрбашкарылган. 

Иске Камкага, Карамалы, Яңа Камка авыллары урамнарында 172 лампочка  бар. Былтыр ел дәвамында шуларның 85е сафтан чыккач, алыштырырга туры килгән. Шулай ук башка электр җиһазлары да сатып алып урнаштырылган.

Иске Камка авыл җирлеге халкы җыен барышында, урам юлларын даими кардан ачтырып торган өчен, Фәргать Әкбәровка кат-кат рәхмәтләр җиткерделәр. Фәргать Әсхәт улы исә: “Котычкыч бураннардан соң урамнарны кардан чистартырга ярдәмгә килгән Альберт Сәлаховка, Раил Шәйхетдиновка, Фаик Хәмәтвәлиевка, Рүзәл Сәфиуллинга, Илшат Әкбәровка, Раил Мортазинга, Рафик Хәмитовка, Наил Әхмәтҗановка, Фәнил Билаловка, Айрат Насыйбуллинга, Илнур Сәлаховка, Айдар Вахитовларга бар халык исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез”, – диде.


–    Җирлектән Карамалы егете Хәлим Нуретдинов өлешчә мобилизация чорында  хәрби хезмәткә  чакырылган иде. Ноябрь аенда ул кыска вакытлы ялга кайтты. Карамалы клубында аның белән бик җылы очрашу үткәрдек. Хәлимебез Яр Чаллы шәһәрендә  уздырылган Әлки якташлары очрашуында  да катнашып чыгыш ясады. Без аның авылыбызга исән-имин әйләнеп кайтуын телибез, – диде Фәргать Әкбәров. Башлык авыл халкына махсус хәрби операциясендә катнашучыларга даими гуманитар ярдәм җыюда булышканнары өчен рәхмәтләрен җиткерде. 

Район башлыгы Александр Никошин да җирлек җитәкчесе сүзен хуплап:

–     Сез хәрбиләребезгә, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное халкына гуманитар  ярдәмнәр туплауда активлар, зур рәхмәт сезгә, – диде.


Район җитәкчесе: “Биредә үзара салымны ел башыннан ук бар халык та тулысынча тапшырып куя.  Бу җирлек башлыгына хөкүмәттән тизрәк субсидияне  алып, планлаштырган эшләрен тизрәк башкарырга мөмкинлек тудыра” – дип халыкка рәхмәт җиткерде.
Александр Никошин, Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров бик эшчән, тынгысыз, тәҗрибәле  җитәкче, алга таба да аңлашып, йөкне бергә тартсагыз, иде дигән теләген белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев