Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә ярминкә үткәрүдә катнаштылар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, бу юлы да безнекеләр кала халкы өчен товарларны мулдан алып барганнар.

“Восток Зернопродукт”ның район филиаллары сатып алучыларга бөртек, фураж тәкъдим итсә, “Хузангай” җәмгыяте, “Салман” дуңгызчылык комплексы ит, ит ризыклары, төрле ярмалар белән сәүдә иткәннәр. Шәхси хуҗалык тотучы райондашларыбыз казанлыларны бал, сөт-катык, каймак, корт, эремчек, тавык, үрдәк түшкәләре кебек авыл сыйлары белән сөендергән. Апак, Чиябаш авыл җирлекләре вәкилләре зур сәүдә урыннары булдырып, сатып алучыларга күп төрле товарлар тәкъдим иткәннәр.

Әлкилеләр ярминкәдә бер миллион сумнан артык бәягә сату иткән. Районның үзэшчән артистлары концерт номерлары белән дә халыкның күңелен күтәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев