Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сәләтле балалар өчен Чыршы бәйрәме булды

Бүген Әлки районы үзәге Базарлы Матакта сәләтле балалар өчен Чыршы бәйрәме булды. Балалар иҗат йортына район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спорт ярышлары призерлары, фән олимпиадалары һәм үзешчән сәнгать бәйгеләре җиңүчеләре җыелды. Алар чыршы тирәсендә җырладылар-биеделәр, күңел ачтылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар бәйрәменә район башлыгы Александр...

Бүген Әлки районы үзәге Базарлы Матакта сәләтле балалар өчен Чыршы бәйрәме булды.

Балалар иҗат йортына район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спорт ярышлары призерлары, фән олимпиадалары һәм үзешчән сәнгать бәйгеләре җиңүчеләре җыелды.

Алар чыршы тирәсендә җырладылар-биеделәр, күңел ачтылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар бәйрәменә район башлыгы Александр Никошин да килде. Ул аларны Яңа ел белән котлап, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.

-Бирегә бүген районыбызның иң сәләтле, иң тырыш балалары җыелды. Сез - безнең өметебез. Районыбызның киләчәге сезнең кулларда. Заман белән бергә атлар, һәр тармакта уңышларга ирешер өчен безнең Әлки төбәгенә сезнең кебек булдыклы, көндәшлеккә сәләтле яшьләр кирәк. Мәктәпне тәмамлап, күңелегезгә ошаган һөнәрне алгач сезнең туган якка кайтуыгызны көтәбез. Әлкинең киләчәге сезнең кулларда, балалар,-диде Александр Никошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев