Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бердәм Россия” партиясенең 16 еллыгы уңаеннан районыбызда да халыкны кабул итү атналыгы үткәрелде

Партиянең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә әлкилеләрнең гозерләрен Россия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Евгения Серебрякова тыңлады.

Кабул итүгә 10 кеше килгән иде. Депутат ярдәмчесенә паспортлы булу, торак алу, авылларда фермалар ачу, җир пае өчен дивиденд бирү, дәвалау өчен финанс ярдәме күрсәтү кебек мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Евгения Серебрякова барлык гозерләрнең дә депутатка җиткереләсен, аларны хәл итү юллары караласын хәбәр итте.

* * *

Шул ук көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та кабул итү үткәрде. Аңа җир участокларын рәсмиләштерү мәсьәләсе белән ике кеше мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев