Һәр авылның аңа гына хас үзенчәлеге, заманчалап әйткәндә, үз бренды була, дисәк, "Шомырт чәчәге" - ул инде Апакныкы.
Быел да шомыртлар ап-ак чәчәктә утырган мәлдә апаклылар бу бәйрәмне гөрләтеп үткәрделәр.
"Шомырт чәчәге" - апаклыларны туган авыллары белән бәйләп торучы, буыннарны берләштерүче бәйрәм дә. Язгы чәчү тәмамланып, шомырт чәчәк аткан вакытта үткәрелүче бу авыл бәйрәменең кайчан барлыкка килүен инде төгәл генә беркем әйтә алмый. Әмма әти-әниләренең дә, әби-бабаларының да яраткан, көтеп алган тантанасы булганлыгын анык беләләр. Быелгы бәйрәмне оештыручыларның берсе Тәнзилә Кәлимуллина:
-Сигез дистәне түгәрәкләгән әнием Талия "Шомырт чәчәге" бәйрәмен һаман сагынып сөйли. Шомыртлы алан бөтен авыл халкының яраткан урыны булган. Яз җиткәч яшьләр шунда җыелганнар, шунда парларын тапканнар. Әти белән әнинең яшьлекләрендә шау чәчәкле шомырт куаклары янында төшкән фотоларын гаиләбезнең иң кадерле ядіәре итеп саклыйбыз,-дип сөйли.
Бәйрәмгә килгән олы яшьтәге апалар да яшьлекләрендә шомыртлы аланга җыелып күңел ачуларын сагынып та, моңсуланып та искә алдылар.
Соңгы елларда "Шомырт чәчәге" авыл тормышыннан берникадәр югалып торган. Авыл дип җан атучы, тынгысыз күңелле апаклылар өч ел инде аны кабат үткәрә башладылар.
Шомырт куаклары белән камап алынган теге данлыклы аланда җир кибеп җитмәү сәбәпле, бәйрәмне быел бүтән бер урында оештырдылар. Кече Чирмешән буендагы хәтфәдәй яшел үлән белән капланган бу түгәрәк алан да мондый бәйрәмнәр үткәрергә махсус ясалгандай ямьле иде. "Элекке Белозерка авылы, безнең терлекчелек җәйләве булган урыннар бу", - диделәр бәйрәмгә килгән апалар. Апаклыларга табигать көннең дә гаҗәеп матур, кояшлы, җылысын бүләк итте.
"Шомырт чәчәге" авыл имамы Касыйм Мурсалимовның хәер-фатыйхасы белән башланып китте. Аннан халыкны бәйрәм белән Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова, район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Сергей Балакирев котладылар.
Бик күп апаклыларны - авылның иң өлкән кешесе 92 яшьлек Рәйсә апа Сәлахованы, быел лаеклы ялга чыгучыларны, авыл тормышында актив катнашучыларны, бу бәйрәмгә төрледән-төрле сый-нигъмәт - пылау, пироглар пешереп килгән уңган хуҗабикәләрне мәйдан түренә чакырып тәбрикләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бүләк димәктән, бәйрәмгә алар бик мулдан әзерләнгән иде. "Шомырт чәчәге"нең юмарт спонсорлары бик күп шул. Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар, Мансур Нотфуллин, Әнвәр Вәлиев, Рәис Сираҗев, Рәфис Рәхимов, Наил Шәфигуллин, Фаил һәм Шамил Әхмәтҗановлар елның-елында яшьлекләре үткән Апак авылын шулай зурлыйлар.
Бәйрәм мәйданында нинди генә уеннар оештырылмады! Күзне бәйләп уенчык кисү, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, капчык белән бәрешү, катыктан акча эзләү, көянтә-чиләк белән су ташу, гер күтәрү, кул көрәштерү, чүлмәк вату - һәркайсында бик күп кеше катнашты. Иң көчлеләр һәм җитезләр истәлекле бүләкләргә ия булды.
Апакта көрәшчеләр дә күп икән. Бил алышырга ике дистәдән артык кеше язылды. Авылныкыларны һәм читтән кайтучыларны, яшьләрне һәм олыракларны аерым көрәштерделәр. Яшьлегендә үзе дә келәмдә бил алышкан, күп еллар балаларга физик тәрбия укыткан, бүген "Кызыл Шәрык-Агро"да отряд начальнигы булып эшләүче Илгиз Рәхмәтуллин көрәшне зур җаваплылык белән алып барды, гадел хөкем итте. Батырларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә төп бүләк - тәкә - бәйрәмнең төп батыры, Апакта яшәп, төзүче булып эшләүче Рәис Насыйбуллин җилкәсенә салынды.
Бәйрәмне Апак мәдәният йорты директоры Рәмзия Хөсәенова һәм шушы авылда туып-үскән, бүген читтә яшәсә дә, "Шомырт чәчәген" оештыруга күп көч куючы Тәнзилә Кәлимуллина алып бардылар. Авыл үзешчәннәре, район мәдәният йорты һәм күрше-тирә авыллар клублары хезмәткәрләре концерт номерлары белән бәйрәмне ямьләделәр. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар туйганчы аралашып, күңел ачып, тәм-томнар һәм кайнар шашлык белән сыйланып рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.
Нет комментариев