Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вадим һәм Эльмира “Иң матур пар” бәйгесенең җиңүчеләре

8 Март бәйрәме уңаеннан район газетасы сайтында һәм социаль челтәрләрдә "Иң матур пар өчен тавыш бирегез" дигән фотобәйге игълан иткән идек.

Укучыларыбыз аңа битараф калмады, берсеннән-берсе матур туй, никах фотоларын редакциянең элетрон почтасына юлладылар. Фотосурәтләрнең барысы да сайтта (alki-rt.ru) урын алды. Ә һәркемнең үз күңеленә хуш килгән пар өчен тавыш бирү "Вконтакте" челтәрендә оештырылды.
Фотобәйгедә 26 пар катнашты. Аларга безнең акцияне күтәреп алган өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Инде бәйгенең җиңүчеләре дә мәгълүм. 985 тавыш җыеп, Вадим һәм Эльмира Никошиннар "Иң матур пар" булып танылды. 738 тавыш җыйган Евгений һәм Светлана Еруслановлар - икенче урында. Алардан соң - Альберт һәм Гөлнара Мухитовлар. Алар өчен 655 тавыш бирелгән.
Иң матур парыбыз Вадим һәм Эльмира Никошиннар Базарлы Матакта яши. Алар 2012 елның 2 ноябрендә никахлашканнар. Кызлары Аринага 4 яшь.
Евгений һәм Светлана Еруслановларның гаилә коруына быел 7 гыйнварда бер ел тулган. Яшь пар Евгенийның туган авылы Чуаш Борнаенда төпләнгән. Ә Светлана Югары Колчуринодан икән. Шушы көннәрдә аларның мәхәббәт җимешләре - беренче бәбиләре дөньяга килергә тиеш.
Альберт һәм Гөлнара Мухитовлар исә Казанда яшиләр. Алар 2014 елның 14 февралендә - Гашыйклар көнендә кавышканнар. Кызлары Аделинага яшь ярым.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз. Вәгъдә ителгәнчә, бүләк итеп аларның телефоннарына акча салынды.
Киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашсагыз иде, дуслар.

Катнашкан парларны карарга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев