Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Валентина Афанасьева: “Татарстанда яшәп, татарча белмәгән кешеләрне аңлый алмыйм”

Эшкә барганда-кайтканда Валентина Александровна яшәгән өй яныннан узып йөрим.

 Капка төбендә я бакчасында туры килсә, ул гел балкып елмаеп исәнләшә, җылы сүз әйтеп күңелеңне күтәрә, уңышлар теләп кала. Бөтен аңлы тормышын медицинага багышлаган бу ханым гомергә шулай: нәзәкәтле, мөлаем, зәвык белән киенгән, чәчләре матур итеп ясалган, үзе һәрчак ачык йөзле, кешегә игътибарлы, ярдәмле булды. Район үзәк хастаханәсенә барганда тагын шуңа игътибар итә идем: Валентина Александровна руслар белән русча, ә татар кешеләре белән татарча сөйләшә. Бу хакта үзеннән гел тәфсилләбрәк сорашасым килә иде. Менә әле беркөнне җае чыкты да иркенләп әңгәмә корып утырдык.

 

–Валентина Александровна, сез бит рус кызы. Татарча ничек шулай яхшы беләсез?

–Мин бит татар авылында – Түбән Әлкидә үстем. Татар кызлары-малайлары белән аралашып, уйнап, татарча сөйләшеп...

–Ә әти-әниегез кемнәр иде?

–Әнием Екатерина Анисимовна тумышы белән Псков өлкәсеннән, Бөек Ватан сугышы вакытында Магаданнан эвакуацияләнеп районга кайткан. Ә әти Александр Прохорович Еряпкинодан  (кызганыч, бу авыл хәзер юк инде). Ул сугышның беренче көннәреннән фронтка киткән, аннан каты яраланып кайткан. Әтинең уң аягы юк, уң кулында исә бер генә бармак иде. Әмма ул үзен инвалид дип санамады, бөтен эшкә алына, җир җимертеп диярлек эшли иде. Әти бик әйбәт механик иде, шуңа аны Түбән Әлки авылына “Сельхозтехника”га эшкә җибәрәләр. Әти анда мастерской мөдире  булды, берләшмәне аякка бастыруга, үстерүгә аның зур өлеше керде. Язмыш аларны әни белән кавыштыра, ә Бөек Җиңү китергән елда мин дөньяга килгәнмен.

–Ә мәктәптә нинди телдә укыдыгыз?

–Түбән Әлки мәктәбендә берничә классны берләштергән рус сыйныфы бар иде. Без анда 12 бала укыдык. Укытучылар мине, русча сөйләш, балалар синнән рус теленә өйрәнсен, дип битәрлиләр иде. Ә мин барыбер тәнәфескә чыгуга иптәш кызлар белән  татарча сөйләшеп китәм. Бик яраттым мин татар телен, матур, бай тел бит Тукай теле.

–Татар мохитендә үсүегез сезгә ничегрәк йогынты ясады?

–Балачагымның татар авылында узуына язмышыма рәхмәтлемен. Мин татар халкының асыл сыйфатларын күреп, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп үстем. Авыл кешеләре искиткеч киң күңелле, ярдәмчел иде. Әйтик, иртән сыерыбызны су буена куып төшкәндә берәүләрнең капка төбендә бүрәнәләр әле өелеп кенә ята була, ә кичен узганда ни күрим – инде бура бурап куелган. Өй күтәрү, бура бурау, тагын шундый зур эшләрне халык бер-берсенә булышып, күмәкләшеп, өмәләр ясап эшли иде. Өмәләр вакытында хатын-кызларның анда аш-су әзерләп китерүе дисеңме... Кеше әйберенә тию, ишек бикләп йөрү дигән нәрсәләр юк иде. Тагын бер күркәм гадәт – авылда беркем гайбәт сөйләмәде, көнләшү, хөсетлек булмады. Кызганыч, бу күркәм сыйфатларның кайберләре бүген югалып бара инде.

–Валентина Александровна,  татар телен белүегезнең тормышта кирәге чыктымы?

–Ничек кенә әле! Хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгәндә еш кына мине доктор белән авыру янына тәрҗемәче итеп тә чакыралар иде. Ул елларда авылдан килгән абый-апаларның күбесе русча әйбәт белми иде бит. Татарча сөйләшүемә кинәнәләр иде. Мине күп кеше татар кызы дип уйлый, “Балакаем, ник соң исемең Валя синең?” дип сораучылар да бар иде. Авыру белән аның үз телендә сөйләшү-аңлашу бик мөһим ул.

–Бүген без, татар теленең куллану даирәсе кими бара, дип борчылабыз. Туган телләрен белмәүче, аны балаларына өйрәтмәүче милләттәшләребез дә байтак. Гомумән, сезнең телләр проблемасына мөнәсәбәтегез ничек?

–Һичшиксез, туган телен һәркем белергә тиеш. Ата-бабаларыбыздан күчкән рухи байлык бит ул. Алай гына да түгел, Татарстанда яшәп татар телен белмәгән кешеләрне аңлый алмыйм мин. Дистә еллар буе янәшә яшәгән халыкның телен, гореф-гадәтләрен үзеннән-үзе өйрәнәсең. Тел белүнең беркемгә дә артык булганы юк әле. Ул кешегә яңа мөмкинлекләр ача, зиһенен чарлый. Мин кызларыма, оныгыма да, мәктәптә татар телен тырышып өйрәнегез, дип гел әйтеп тордым, бу дәресләрдән өй эшләре әзерләгәндә дә булыша идем.

–Белүемчә, сезнең гаиләгездә дә татарлар бар бит?

–Әйе, олы кызым татар кешесенә кияүгә чыкты. Оныгым да татар егете белән дуслашып йөри. Мин моңа бик шат.

–Валентина Александровна, берничә ел инде сез лаеклы ялда. Хастаханәдә эшләгән елларыгызны сагынасызмы?

–Гел сагынып искә алам. Мин кечкенәдән медик булырга хыялландым. Чистай медицина училищесын тәмамлап үзебезнең районга кайттым. Операция шәфкать туташы, палата шәфкать туташы булдым, хирург белән авыруларны кабул итүдә эшләдем, ә соңгы елларда медицина статистигы идем. Сәламәтлек саклау тармагында хезмәт стажым 54 ел. Кешеләр белән, авырулар янында эшләгән елларым – иң бәхетле вакыт. Хезмәтемне бик яраттым, яшьләргә дә: “Пациентларга үз туганнарыгыз, якын кешеләрегез кебек мөнәсәбәттә булыгыз”, –дип өйрәтә идем. Ике дистә елга якын медицина хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе вазыйфасын башкардым. Хезмәтемне бәяләделәр дә. “Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы” түш билгесе белән бүләкләндем. Ә узган ел “Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагының мактаулы ветераны” исеменә лаек булдым. Ә шулай  да минем өчен иң зур дәрәҗә – халыкның тануы, җылы сүзе, рәхмәт хисләре белән искә алуы.  

Төрле милләт халыклары татулыкта гомер иткән Татарстанда яшәүне дә бәхет дип саныйм мин. Безгә бер-беребезнең телен, мәдәниятен өйрәнергә, белергә кирәк. шул чагында үзара мөнәсәбәтләребез, дуслыгыбыз тагын да ныгыр, районыбыз, республикабыз куәтлерәк, көчлерәк булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Валентина Афанасьева: “Татарстанда яшәп, татарча белмәгән кешеләрне аңлый алмыйм”

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев