Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватан Геройлары көнен быел район ДОСААФ оешмасы Юхмачы урта мәктәбендә уздырды. ФОТО

 Бәйрәм шул төбәктә урнашкан сигез мәктәп укучылары, яшьгвардиячеләр катнашында узды. 

 

Юхмачы мәктәбендә укытучы Андрей Романов җитәкчелегендә “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы күп еллардан бирле уңышлы эшләп килә. Әлеге клубта шөгыльләнүче укучылар Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның исемнәрен ачыклау белән җитди шөгыльләнәләр, каты бәрелешләр барган урыннарда казу-эзләнү эшләре алып баралар. Мәктәпнең музее “Йолдыз”лылар табып алган сугышчан экспонатлар белән баетылып тора. Ватан Геройлары көне уңаеннан оештырылган чарага килүчеләр мәктәп музее белән дә бик кызыксынып таныштылар. 
Мәктәпнең актлар залында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган райондашларыбыз турында бай һәм кызыклы мәгълүматлар урын алган иде. Бу эчтәлекле композицияне әзерләүдә укытучы Гөлфия Гыймадиеваның тырышлыгы зур булган. 
Борискино мәктәбе укучыларының педагог Светлана Родионова җитәкчелегендә ясаган альбомы да зур кызыксыну уятты. Алар  Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хакында  бик күп кызыклы мәгълүматлар туплый алганнар. 
Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов катнашты. 
–Бәйрәмнәр күп. Ә менә Ватаныбыз Геройлары көне башкалардан әһәмияте һәм эчтәлеге белән аерылып тора. Бу дата безнең хәтерләрне яңарта, тарихка тагын бер кат күз салырга, илебез иминлеге һәм азатлыгы хакына батырлыклар кылган ватандашларыбызны хөрмәт белән искә алырга өнди. Якташ каһарманнарыбыз – безнең горурлыгыбыз. Аларның батырлыгын истә тоту без, исәннәр өчен кирәк,–дип искәртте җитәкче.
Чарада район ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдинов, ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова чыгыш ясадылар.
Аннан чара мәктәп каршында Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Чулков хөрмәтенә куелган һәйкәл янында дәвам итте. Укучылар, яшьгвардиячеләр Герой һәйкәле итәгенә венок, тере чәчәкләр салдылар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев