Вячеслав Шувалов – Әлки районының мактаулы кешеләре исемлегендә
Ноябрь башында Вячеслав Шуваловка 85 яшь тулды. Аның исеме – районыбызның мактаулы кешеләре исемлегендә. Ул – район казначылыгы оешкан вакытта үзеннән зур өлеш кертүче, 30 елдан артык финанс бүлеге, ягьни акча белән тәэмин итү эше белән оста җитәкчелек итүче кеше.
Вячеслав Шувалов 1939 елда Базарлы Матак авылында гадәти гаиләдә туа. Аның балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә.
– Балачак булмады дип тә әйтә алам. Үзәккә үтәрлек салкын, ашыйсы килү һәм 5 яшьтән хезмәт кенә истә калды, – дип сөйли башлады Вячеслав Алексеевич. – Әтине, сугыш башлангач та, фронтка алдылар. 1942 елда ул һәлак булды. Әни ике бала – мин һәм абыем Петр белән тол калды. Ул вакытта әни иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә булды. Ял, бәйрәмнәр турында сүз дә юк. Һәркем эштә иде. Без абый белән маллар карыйбыз, хуҗалыктагы бар эш тә безнең өстә.
Авыр еллар булуга карамастан, абыйлы-энеле бертуганнар Базарлы Матак мәктәбен тәмамлый. 1968 елда армиягә алына. Курил утрауларында хезмәт итә ул. Вячеславны шундук сержантлар мәктәбенә курсант итеп алалар. Ә мәктәптә бер ел укыганнан соң, диңгез пехотасы командиры итеп билгелиләр.
– Өйрәнүләр вакытында безне Сахалинга – Корсаков шәһәр-портына, Провидения бухтасына төшерәләр иде, – дип сөйли ул.
Армиядән соң Вячеслав Алексеевич Казан финанс-икътисад институтында укый, хезмәт эшчәнлеген үзәк саклык кассасында ревизор буларак башлый, аннары баш хисапчы була. 7 ел хезмәттән соң КПСС райкомы бюросы карары белән үзәк статистика идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.
– Идарәнең әле оешып кына килгән чагы. Район җитәкчелеге бар кирәкле мәгълүматны бездән ала. Кагыйдә буларак, бар мәсьәләләр буенча хисап әзерләп, иртәнге сәгать 6да мин партия райкомы сәркатибе каршына килеп баса идем инде, – дип сүзен дәвам итте Вячеслав Шувалов.
Аннары район Советы сессиясе карары белән ул финанслар бүлеге –район башкарма комитетының иң мөһим тармакларының берсенә мөдир итеп куела. Бу 1974 ел була. Вячеслав Алексеевичка ул вакытта бары тик 34 яшь кенә була әле, ул финанс хезмәтендә республика күләменә иң яшь җитәкче була.
– Ул вакытта Татарстан АССРның финанслар министры Шамил Мустаев иде. Безнең бүлек әлеге министрлыкка карады. Ул елларда, районның финанслар бүлеге җитәкчесе вазифасын биләр өчен, министр рөхсәтен алырга кирәк иде. Миңа ул ризалыгын бирде. Дипломымны шәхсән үзе тикшерде. Билгеләрем “4” һәм “5”леләр генә, ә “дәүләт бюджеты” фәненнән “бишле” иде. Ул билгеләремне карады да: “Син безгә туры киләсең”, – диде.
Финанслар бүлеге район предприятиеләре һәм оешмаларының нигезе була.
– Мин эшләгән 33 елда дәүләт кереме планы бер генә тапкыр да үтәлми калмады. Югыйсә, бик авыр еллар булды бит. Район бюджеты 10 тапкыр артты. Акча бик сакчыл, кат-кат тикшерелеп тотылды. Дәүләт акчасының максатчан тотылуын тикшерүче ревизия бүлеге эшләде. Ул вакытта бүлек бюджет оешмаларына гына түгел, ә күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә акчаны бүлә иде. “Мелиорация”, “Туфракның уңдырышлылыгын арттыру” программаларына бюджеттан акча тотылды. Һәм акчаның дөрес тотылышы тикшерелде дә. Әлеге еллар эчендә бер генә бюджет оешмасы: балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә, ФАП һәм клуб та ябылмады. Барысы да тотрыклы эшләде. Алда саналган бар оешмаларга да акчаны районның финанс бүлеге бирде. Тарификациягә дә, хезмәт хакларына да акчаны без күчердек. Ревизияләр күп оештырылды. Айлар дәвамында тикшерә идек. Җитди канун бозулар күзәтелмәде. Районда эш тыныч барды, акчалар максатчан тотылды, – дип искә алды Вячеслав Алексеевич.
Вячеслав Шувалов, 67 яшь тулгач, лаеклы ялга китә. Аның сүзләренә караганда, ул үзен кызганмый эшли. Максим Горькийның: “Үзен-үзе кызганмаган кеше бәһасез”, – дигән сүзләре аның тормыш девизына әйләнә.
Үткәннәрне искә алганда, ул бергә эшләгән хезмәткәрләрне дә зур хөрмәт белән сөйләде. “Үз бурычларына бик тә җаваплы карый торган, намуслы кешеләр иде”, – ди ул алар турында.
Алда әйткәнемчә, Вячеслав Шувалов яраткан тармакта, бар тырышлыгын куеп, 33 ел хезмәт итә, аның нәтиҗәле эшләвенә нигез салуда катнаша. Берничә буын яшьләргә ул, үрнәк булып, киңәшләрен биреп эшли, төпле, чын белгечләр итеп әзерләүдә үзеннән өлеш кертә.
Үз биографиясендә якты эз калдырган кешеләр: Минвәгыйзь Сафин, Любовь Захарова, Анатолий Фошин, Василий Мошков, Әнәс Яруллин белән бәйле күп санлы хатирәләр дә Вячеслав Шуваловның хәтерендә яхшы саклана. Бу кешеләрнең күбесе белән ул бүген дә аралашып яши.
Ә Вячеслав Алексеевичны шәхси белүчеләр аны тиңдәшсез белгеч, белемле һәм алдан күрә белүче җитәкче буларак бәяли. Аның таләп итүне генә бурыч итеп куймыйча, ә кирәк чакта ярдәм кулы сузуын да билгели. Авыр вакытта дөрес каррарлар кабул итеп, максатчан эш итә белгәнгә, ул әйләнә-тирәдәгеләр арасында лаеклы рәвештә абруй казана.
Күп еллар дәвамында намуслы эшчәнлеге барышында ул бүләкләнә дә: аңа биш дәүләт медале, СССР халык контроле комитеты рәисенең Мактау грамотасы, Татарстанның беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырыла, “СССРның финанслар системасы отличнигы”, “Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы” исемнәре бирелә.
Җитәкче булу авыр да, җаваплы да. Ял, гаиләгә вакыт турында уйламыйча эшләргә, күп сорауларны хәл итәргә туры килә. Шул вакытта хатыны Галина Ивановна аның һәрвакыт ныклы терәге, ышанычлы дусты була. Аларның уллары Андрей бүгенге көндә Казанда яши. Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлап, ул озак еллар республиканың эре банкларында финанслаучы булып эшли.
Бүгенге көндә оныклары Дарья кунак булган вакытлар – дәү әти һәм дәү әни өчен бик тә бәхетле көннәр. Дәү әнисе белән бергә алар төрле татлы ризыклар әзерли. Дәү әнинең бу яктан тәҗрибәсе зур шул: ул күп еллар дәвамында Базарлы Матак үзәк ашханәсенең җитештерү мөдире була бит. Ә дәү әти Дарьяга математикадан катлаулы мәсьәләләрне чишәргә булыша. Вячеслав Алексеевич сүзләренә караганда, хәзерге мәктәп программасы бик катлаулы.
Яше шактый булуга карамастан, Вячеслав Шувалов энергияле, зирәк акыллы, актив тормыш рәвеше алып бара. Монда көн саен бер сәгать дәвамында физкультура ясавы да, җәй айларында бакчада күңел өчен эшләп, шуннан тәм табуы да ярдәм итәдер.
– Безнең бакчабыз зур. Анда ирга, зелпе, лимон агачы һәм башка бик күп агач һәм куаклар үсә. Хатыным белән бергә кайнатмалар, компотлар әзерлибез, тозлыйбыз, консервалар ябабыз. Хәрәкәттә – бәрәкәт, – дип елмая ул.
Вячеслав Алексеевич – күп яктан белемле. Зыялы кеше белән әңгәмә кору үземә дә кызыклы булды. Аның киңкырлы тәҗрибәсе үзеннән-үзе барлыкка килмәгән, ул – зур, җентекле, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Һәм 85 яшьлек һәр кеше дә мондый байлыкка ия булмый. Вячеслав Алексеевич исә лаеклы рәвештә моның белән горурлана ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев