Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Видеокүзәтү артачак

Якын киләчәктә социаль учреждениеләр биналарында, бигрәк тә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, клубларда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылачак. Террорга каршы район комиссиясенең шушы арада булган утырышында бу хакта җитди сүз барды. Утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Мәгълүм булганча, нәкъ менә видекүзәтү язмалары ярдәмендә күп кенә җинаятьчеләрнең эзенә төшәләр....

Якын киләчәктә социаль учреждениеләр биналарында, бигрәк тә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, клубларда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылачак.

Террорга каршы район комиссиясенең шушы арада булган утырышында бу хакта җитди сүз барды. Утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

Мәгълүм булганча, нәкъ менә видекүзәтү язмалары ярдәмендә күп кенә җинаятьчеләрнең эзенә төшәләр. Андый җайланмалар куелган биналарга караклар да якын килмәскә тырыша. Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Әгъләм Тукмаков та шушы фикерне алга сөрә. Районда ел башыннан бирле почта, кибетләрдән дүрт урлау очрагы теркәлгән. Әлеге биналарда видеокүзәтү булмаган.

Александр Никошин зур сәүдә һәм туклану нокталарына да видеокүзәтү урнаштырырга кирәк ди.

Шулай ук үз мөлкәтенең сакланышы хакында кайгырткан һәр учреждение һәм предприятие видеокүзәтү җайланмаларыннан файдалансын иде, дигән фикер яңгырады комиссия утырышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев