Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Виталий Яковлев: Токарь үзенә күрә бер сынчы

Токарьлек станогында тимерне кисү, калибрлау, детальләргә кирәкле тишекләр ясау чын-чынлап иҗади эш ул.

– Токарь үзенә күрә бер сынчы, әмма сыннарны таштан түгел, тимердән коя. Менә минем кулымда тимер кисәге. Мин аннан кирәкмәгәнен алып ташлыйм да, бик тә мөһим элемент китереп чыгарам, – үз һөнәре турында Виталий Яковлев әнә шулай матур итеп сөйли башлады. 
Юл төзү оешмасына Виталий тәҗрибә туплаган эшче булып килә. Ульяновск шәһәрендәге авиация техникумыннан соң башта туган авылы Иске Тахталыда, аннары сигез ел “Актай” совхозында һәм нәкъ шуның кадәр сөт заводында эшли.
–Һөнәремнең нечкәлекләренә үзебездәге токарь Витя дәдәй Никошин өйрәтте мине. Гел аның эшләгәнен күзәтә идем. Кирәкмәгән хәрәкәтләр ясамыйча, ашыкмый-каударланмый гына эшләргә ярата иде ул. Безнең хезмәтебездә иң мөһиме – сабырлык, игътибарлылык, пөхтәлек һәм, билгеле  инде, математик исәп-хисап. Шунсыз бернәрсә дә килеп чыкмый,–дип серләрен ача Виталий Анатольевич. 
Менә дүртенче ел инде “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең район участогы токаре Витя дәдәй (аңа хезмәттәшләре олы хөрмәт белән шулай дип дәшәләр) һәм аның ремонт-механик остаханәдәге иптәшләре заманча шартларда эшлиләр. Яңа ремонт базасында бик якты, җылы, юынып чыгу, киемнәрне алыштыру өчен кабинкалар бар. Иң мөһиме – биредә өр-яңа техника һәм җиһазлар куелган.
–Менә бу станок иске остаханәдән. Мин аңа бик күнектем. Ә күрше бүлмәдә барысы да яңа, заманча,–дип канәгатьлек хисе белән эш урынын күрсәтә токарь.
Ремонт-механик остаханәнең мөдире Илмир Гайфуллин да үз эшчесе турында бары яхшы фикердә:
–Виталий Анатольевич – участогыбызның тәҗрибәле, югары квалификацияле токаре. Аның эш өстәленә күз салыгыз әле: һәрвакыт бөтен әйбер үз урынында. Бик пөхтә кеше ул, детальләрне исәп-хисап ясап, схемаларга туры китереп кисә. Башкача ничек булсын соң? Безнең машиналар һәм махсус техника республиканың төрле почмакларында, хәтта аннан читтә дә эшли бит. Ә токарь ясаган кечкенә генә деталь көчле, гаять зур машинаның  ничек эшләвенә китерә. Виталий Анатольевич тыныч холыклы, мөлаем, кешеләргә каты бәрелми, һәрвакыт ярдәм итә, белгеч буларак киңәш бирә. 
Виталий Яковлев яшьләрнең шушы бик кирәк һәм мөһим һөнәрнең нечкәлекләрен өйрәнергә теләмәүләре турында борчылып сөйли. 
–Нечкә эш бит, түземлек таләп итә, уйлап табу сәләтен сорый. Әмма карагыз әле, нинди яхшы шартларда эшлим, лаеклы хезмәт хакы алам. Бездә барысы да катгый таләпләргә буйсына – эш вакыты нормалары да бар, махсус киемне дә яңартып торалар, эш шартлары зарарлы булганлыктан сөт продуктлары бирәләр. Әле бу көннәрдә генә килосын ун сумнан бөртек тараттылар. Мондый бәяләр хәзер беркайда да юк,–дип сөйләде миңа әңгәмәдәшем. 
Ул әле тагын горурлыгын яшермичә инде үсеп җиткән балалары, күп кенә иҗади конкурсларда җиңүгә ирешкән кече улы турында да сөйләде. Безнең газета Базарлы Матак мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Максим Яковлевның гадәти булмаган сәләтләре турында язып чыккан иде. Малай күзләрен йомган килеш тә кеше портретын ясый белә. Менә бит аның талантының чыганагы кайда икән – атасында! Чөнки анысы төрле яклап оста токарь, үз эшенең белгече, һөнәрен яратып башкаручы һәм аның киләчәге хакында бөтен күңеле белән борчылучы кеше.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X