Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә”

​​​​​​​Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.

 

Игенне җыеп алуга быел гадәттәгедән бераз соңрак төшкәннәр – техниканың күпчелеге күрше Спас районына арпа суктыруга җибәрелгән булган. Сәбәп исә бик мөһим – анда кырларга орлык өчен каралган бөртекле культуралар чәчелгән.

Без Сихтермә-Хузангай авылы янындагы кырларда булдык. Бүгенге көнда аеруча мөһим эш белән шөгыльләнүчеләр – икмәкне илебез амбарларына салучылар белән сөйләштек.

  • Хәзер бөртекне турыдан-туры суктырабыз, ә кайбер кырларда игеннәр теземнәргә салына. Мондый ике алымлы урып-җыю эше өчен үзенең асылмалы җайланмасы бар. Ул эш барган урынга куела. Моны техника бушка басып тормасын өчен шулай эшлиләр, – дип аңлатты агроном Владимир Кашкаров.

Владимир Николаевич – күпьеллык хезмәт стажы булган игенче. Ул әлеге җәмгыятьтә оешуының беренче көннәреннән үк эшли, моңа кадәр “Авангард” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында белгечлеге буенча хезмәт иткән.

Бу кырда комбайнчылар Сергей Ермолаев, Лев Мукусев, Вячеслав Илюхин, Владислав Казанков, Владимир Николаев, Артем һәм Артур Николаевлар, Анатолий Краснов, Константин Чугунов  бер генә минутларын да бушка уздырмыйча иртәдән кичкә кадәр тир түгә.

  • Бар механизаторлар да тырыш, үз хезмәтләренә җаваплы карыйлар. Алар урып-җыю эшләрендә беренче тапкыр гына катнашмыйлар инде. Быел уңыш яхшы, яңгырлар да яуды, кояшы да булды, кыр хезмәтчәннәре дә бар тырышлыгын куйды. Арпа буенча уртача уңыш гектардан 45 центнер тәшкил итә. Боларны күреп, күңел сөенә, – ди агроном, чын йөрәге белән уңышка сөенеп.

Владимир Кашкаров тагын бер яхшы яңалык белән дә уртаклашты –  быел җәмгыять 10 прицеплы “КамАЗ” машинасы да сатып алган. Шуңа да эшкә өзеклек булмаячак. Карасу-зәңгәр төстәге яңа йөк машиналары, оялардагы бал кортлары сыман бер-бер артлы йөреп, имәкне саклауга ташырга ашыга.

“КамАЗ”лар рулендә исә – таныш йөзләр. Алар: Сихтермә –Хузангайдан Евгений Мурзаков, Иске Матактан Виктор Советников, Иске Коратадан Василий Илюхин һәм район үзәгеннән Сергей Еликов. Әлеге йөртүчеләрнең барысы да тәҗрибәле – эш тәртибен беләләр: бөртекне саклау урынына югалтуларсыз илтеп җиткезергә кирәк бит. Ә моның өчен “Хузангай”да бар шартлар да тудырылган: йөк машиналарына яңа япмалар, бортлар сатып алынган, бөртек ташучыларының әрҗәләре герментлаштырылган.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев