Владимир Мишин: Биредә мин мәхәббәтемне очраттым, бәхетемне таптым
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм гарипләр өчен интернат йортында 70 кеше үзенә сыеныр урын, күңел җылысы тапкан, 4 пар өйләнешкән
Хуҗа – йорт тоткасы
Соңгы 6 елда интернат йорт белән Евгений Васяйчев җитәкчелек итә. Биредә яшәүчеләр фикеренчә, интернатта көнкүрешне һәм хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен, аларга күп нәрсә эшләнелгән.
– Бүгенге көндә биредә яшәүче һәркемгә дә инвалидлык рәсмиләштерелде. Бу эштә өлкән шәфкать туташы Вәсилә Мөхәммәтшинаның хезмәте зур. Элек бары тик 53 кешегә генә төркем билгеләнгән иде. Шул ук вакытта һәр өч ел саен моны яңадан раслату мөһим. Моның өчен гаять күп кәгазь эше башкарырга, кат-кат Казанга йөрергә кирәк. Ел дәвамында яңа яшь белгечләр дә эшкә килде. Алар арасында социаль хезмәткәр Мария Миндрюкова, бухгалтер Елена Антонова, кадрлар бүлеге инспекторы Александра Гыйбадуллина да бар, – дип, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде Евгений Владимирович.
Бина күптән түгел төзекләндерелгән, әмма кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Интернат йортында янгыннан саклану чаралары буенча күп эш башкарылган, чорма урыны төзекләндерелгән. Ел ахырына кадәр янгын сүндерү гидранты урнаштырырга һәм биредәге һәр кеше өчен газ һәм төтененнән саклаучы комплект сатып алырга телиләр.
Яхшылык эшлә дә суга сал
Интернат йорты директоры хәйриячелек оешмалары һәм битараф булмаган кешеләрнең зур ярдәм итүләрен дә хәбәр итте. Шулай итеп, бер Мәскәү оешмасы 5 пар күзлек, колак аппаратлары сатып алуга акча бүлеп биргән. Алар хисабына биредәге 9 кешегә теш куйдыру каралган. Юмарт кешеләр социаль учреждениегә китаплар, сөлгеләр белән булышкан, су өчен кулерлар бүләк иткәннәр. Иганәчеләр мунчаны төзекләндергән, анда яңа казан урнаштырганнар.
– Хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр үз исем-фамилияләрен кычкырып йөрмиләр, безгә дә әйтергә кушмыйлар. Яхшылык эшлә дә суга сал, дип әйткән бит халык та, – ди җитәкче.
Интернат йорт яны мәйданын төзекләндерү, биредә тәрбияләнүчеләр өчен ял урыны булдыру буенча да зур эшләр ниятләнелгән. Кер юу бүлмәсендәге җайлан-маларны, җылыту казаннарын алмаштыру каралган.
Памперслар кирәк
Интернатта борчыган мәсьәлә дә бар. Ул памперслар белән тәэмин ителеш. Ачык итеп әйткәндә, алар юк.
– Аларны китерүче авыр эшне башкарып чыга алмаганга алмашынды. Яңасының әлегә килеп күренгәне юк. Соңгы тапкыр памперслар апрель аенда кайтты һәм бары тик ятактагы өч авыруга гына. Ә памперслар исә 28 кешегә кирәк, – диләр интернат йортта.
Көз көне бу эш җайга салыначак дип ышандыралар икән. Ә әлегә көтәргә һәм авыр эшкә түзеп хезмәт куярга гына туры килә. Нянечкалар, кер юучылар биредә тәрбияләнүчеләр үзләрен кимсетелгән дип хис итмәсеннәр өчен, мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
“Без биредә бер гаилә”
– Монда эләккән һәр кешенең үз язмышы. Һәркемне үз сукмагы алып килгән. Күбесенең балалары, туганнары бар. Кайберәүләр гомерләренең күп өлешен рәшәткә артында үткәргән. Күптән түгел безнең йортка Яр Чаллыдан бер яшь кенә кызны да китерделәр. Безнең бурыч – аларның һәркайсына үзен биредә яхшы хис итәрлек шартлар тудыру, – диде директор.
Хафиз Мөхәммәтҗановка 64 яшь. Чиста, пөхтә киенгән, төз гәүдәле бабай. Интернат йортта яңа кеше. Берничә ай Болгар приютында яшәгән.
– Кем уйлаган картлар йортына килеп эләгәрмен, дип. Хатыным белән 30 елдан артык бергә яшәдек, балалар үстердек. Аерылышканнан соң, Яңа Чаллыга күчендем. Бәхетсезлеккә, ут чыбыгында кыска ялганыш чыгып, йортым нигезенә кадәр янып көл булды. Район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем. Мине күршедәге Спас районы приютына билгеләделәр. Урын бушагач, туган ягыма кайтардылар. Моңа мин бик тә шатланам, – дип, фикерләре белән уртаклашты кайчакта шигырьләр дә язучы әңгәмәдәшем.
Ачык төстәге чигүле бәрхет күлмәк кигән Мөнәвәрә апа Сираҗетдиновага исә игътибар итми мөмкин түгел. Ул яулыгын да элек вакыттагы татар хатын-кызларына хас булганча, калфак рәвешендә бәйләп куйган.
– Мәдәният чараларын бик яратам. Хезмәткәрләр үзләре дә еш кына безгә концертлар оештыра, бик булганнар инде. Ничек өлгерәләрдер?! Килгән артистларны да яратып тыңлыйбыз. Кызганыч, пандемия вакытында гына берәүне дә кертмәделәр. Телевизордан карау – бер нәрсә, барысын да үз күзләрең белән күрү бөтенләй икенче төрле кичерешләр тудыра. Биредә мин иң өлкәне булсам да, биемичә булдыра алмадым. Ничек түзеп басып торасың?! – ди әби.
– Мин биредә 15 нче елымны яшим инде. Ел саен яшәү шартлары яхшыра бара. Яшереп тормыйм: тәмлерәк ашата да башладылар, уңайлыклар да яхшырак. Аннары ярамаса да, мин бер-ике чынаяк каһвә эчәргә яратам. Без биредә бер дустанә гаилә. Һәркем якын, кадерле. Ә кызлар безне намус белән карый, Аларга Аллаһы түземлек бирсен, – ди Җәүдәт Шәфигуллин.
Аңа бу көннәрдә генә 70 яшь тулган икән. Җәүдәт абый – балачактан гарип кеше. Ул юбилее уңаеннан өлкәннәр йортына абыйсы килеп котлап китүен дә әйтте.
Владимир Мишин да – интернат йортта күптәннән яшәүче кеше.
– Биредә мин мәхәббәтемне очраттым, бәхетемне таптым. Әлфиянең буе кыска, үзенә Аллочка дип эндәшәм. Соңгы елларда авырый әле, йөрәге борчый. Хәзер гариплек арбасында гына йөри. Без картлар өчен иң мөһиме – саулык-сәламәтлек. Безне караучыларга рәхмәт, эшләгән яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, – ди Владимир Иванович.
Today Opera OPRDesktop 28.0 core 1750.0, May 25, 2022. Active patches: 21
Today Opera OPRDesktop 28.0 core 1750.0, May 25, 2022. Active patches: 21
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев