Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин пенсионерларга өстәмә түләү бирергә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин пенсионерларга 10 мең сум өстәмә түләү бирергә тәкъдим итте.

 

Ул 22 августта “Бердәм Россия” партиясе вәкилләренә шундый идея белән мөрәҗәгать итте. Россиядә пенсияләр ел саен уртача бер мең сумга арта. Әмма 2021 елда, инфляция үсә бару сәбәпле, пенсияләрне индексацияләү  җитәрлек булмаска мөмкин, дип саный Президент. Шуңа күрә ул  ел йомгаклары буенча пенсионерларга өстәмә түләү бирергә тәкъдим итә.

“Бердәм Россия”нең, Думада фракция формалаштыргач, быел пенсионерларга өстәмә рәвештә бер тапкырлы түләү бирү мәсьәләсен каравын сорар идем. Ул барлык категория пенсионерларга кагылырга тиеш”,–диде Путин партия әгъзаларына. Өстәмә түләүне эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга да бирү мәслихәт, дип тәгаенләде илбашы.

Районда Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, бездә 6340 пенсионер исәпләнә. Ил башлыгының тәкъдиме гамәлгә ашкан очракта алар  барысы да өстәмә түләүне алуга өметләнә  ала дигән сүз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев