Әлки районы Чуаш Борнае кызы Юлия Еликова “Уяв чибәре – 2015” бәйгесендә җиңү яулады
Чуаш Борнае кызы Юлия Еликова "Уяв чибәре - 2015" бәйгесендә җиңү яулады. Юлиянең "Чуаш чибәре" район бәйгесе җиңүчесе булуы хакында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Ул үткән шимбәдә Нурлатта узган Бөтенроссия Уяв чуаш милли бәйрәмендә чибәрләр бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясады. Сигез конкурсантка арасында жюри 18 яшьлек Юлия...
Чуаш Борнае кызы Юлия Еликова "Уяв чибәре - 2015" бәйгесендә җиңү яулады.
Юлиянең "Чуаш чибәре" район бәйгесе җиңүчесе булуы хакында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Ул үткән шимбәдә Нурлатта узган Бөтенроссия Уяв чуаш милли бәйрәмендә чибәрләр бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясады. Сигез конкурсантка арасында жюри 18 яшьлек Юлия Еликованы иң чибәр һәм иң булган чуаш кызы дип тапты. Юлия "Уяв чибәре" дәрәҗәле исеменә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев