Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, Әлки муниципаль районының гүзәл затлары!

 

Сезне язның һәркем яраткан, иң күркәм тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! 

8 Март ул – якты хис-тойгылар, наз, күңел җылысы белән тулы бәйрәм. Хатын-кызларыбыз гүзәл һәм сөйкемле, ярата һәм яраттыра белә торган, көчле һәм зирәк, талантлы һәм максатка омтылучан. Мондый сыйфатларны әле тагын бик күп санарга мөмкин. 

Ләкин җирдә иң зур могҗиза – хатын-кызның тормыш бүләк итү сәләте, ана булуы. Күбегез өчен әни булу – тормыш мәгънәсе. Күп балалы аналарга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым хөрмәт. Дәүләтебез дә үзләрен бөек ана булуга багышлаган һәркемне олылый, аларга күптөрле ярдәм чаралары күрсәтә. Без шулай ук батыр уллар үстергән солдат аналары алдында баш иябез, ирләрен, абый-энеләрен фронтка озаткан хатын-кызларыбызга сабырлык, шатлыклы очрашулар телибез.  

Кадерле әниләр һәм әбиләр, хатыннар һәм кызлар, апалар һәм сеңелләр, тормышны мәгънәле, бәхетле иткәнегез өчен, зур рәхмәт! Сезнең барлык өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын, һәр көнегез елмаюлар белән баесын, алда шатлыклар көтсен. Сезгә нык сәламәтлек, чиксез бәхетләр, гаилә иминлеге һәм уңышлар телим.

Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев