Хатын-кызга 8 март бәйрәменә нинди бүләк бирергә?
8 Март – гүзәл затларыбыз бәйрәме. Ә бу бәйрәм турында ир-егетләребез нәрсә уйлый?
Шуны белү өчен, менә мондый сораулар белән мөрәҗәгать иттек әле үзләренә:
- Хатын-кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсыз?
- 8 март бәйрәмен яратасызмы?
- Хатын-кызны бүләк белән шатландырудан тәм табасызмы?
- Чәчәк бүләк итүгә ничек карыйсыз?
- Сезнеңчә, хатын-кыз нинди бүләкләрне күбрәк ярата?
Илдар Мингалиев (Татар Борнае авылы):
– Хатын-кыз, минемчә, ягымлы, мөлаем, иренә – яхшы хатын, балаларына – үрнәк әни, өйдә гаилә учагын саклаучы булырга тиеш.
8 нче март бәйрәмен яз бәйрәме буларак яратам.
Бүләк бирү – күркәм гадәт. Чөнки бүләк алган кешенең күңеле күтәрелә, шуның белән бергә бүләк биргән кешегә дә рәхәт була. Ә чәчәккә килгәндә, чәчәк озакка бара торган бүләк түгел, әлбәттә, ләкин яраткан кешеңнең күңелен күрү өчен, сирәк булса да бирергә кирәк.
Ринат Хәмәтшин (Югары Әлки авылы):
–Хатын-кыз, иң беренче чиратта, акыллы, ирен санлый, тәмле пешерә торган булсын.
Гомеремдә беркайчан да:егет вакытта да, хәзер дә чәчәк бүләк иткәнем юк. Минем хатын матур күлмәк ярата. Шуңа күрә чәчәкле күлмәк алып бирсәң, ике көймәнең койрыгы берьюлы була: чәчәге дә шунда, күлмәге дә. Бәйрәм саен алсаң, тагын да күбрәк шатлана. Аның сөенүен күрү миңа бик рәхәт, кадерлеңне шатландыру – үзе бәхет.
Сергей Тихонов (Югары Матак авылы):
– Минемчә, хатын-кыз зирәк, мәрхәмәтле, тугры, ир-атларның вак-төяк тайпылышларын кичерә белүче булырга тиеш.
8 Март бәйрәме – безнең өчен мәшәкатьле дә, шул ук вакытта күңелле дә көн. Мин бу бәйрәмне яратам. Бу көнне ирләр үз хатыннарын никадәр нык яратуларын күрсәтә алалар. Ниндидер күңел күтәргеч, алар көтмәгән эш, могҗиза белән гаҗәпләндерергә мөмкин.
Бүләк бирү – иң күңеллесе, ләкин аны сайлау – шактый катлаулы шөгыль. Чәчәкләр – 8 Мартка иң киң таралган бүләк. Алар – якынлашып килүче яз, мәхәббәт, хатын-кыз матурлыгына соклану символы. Шуңа күрә, ир-егетләр, бер дә икеләнми, чәчәкләр бүләк итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев