25 апрельдә – барыбыз да өмәгә
25 апрель бөтен ил күләмендә шимбә өмәсе дип игълан ителде. Ул санитар чистарту икеайлыгы кысаларында үткәрелә. Һәр елны апрель азагында әйләнә-тирәне чистарту-төзекләндерү буенча өмә үткәрү - күптәннән килә торган күркәм традиция. Кардан арчылган урам һәм тыкрыкларда, елга буйларында, юл кырыйларында байтак чүп-чар килеп чыга. Күп авылларда инде өмәләрне үткәрә дә...
25 апрель бөтен ил күләмендә шимбә өмәсе дип игълан ителде.
Ул санитар чистарту икеайлыгы кысаларында үткәрелә. Һәр елны апрель азагында әйләнә-тирәне чистарту-төзекләндерү буенча өмә үткәрү - күптәннән килә торган күркәм традиция. Кардан арчылган урам һәм тыкрыкларда, елга буйларында, юл кырыйларында байтак чүп-чар килеп чыга. Күп авылларда инде өмәләрне үткәрә дә башладылар. Май бәйрәмнәренә кадәр авылларыбызны ялт иттереп чистартып куярга кирәк бит. Ә быел бәйрәмнәрнең аеруча зурысын - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Бу шимбәдә барыбыз да бердәм рәвештә өмәгә чыгып, яшәгән җиребезне чистартыйк, төзекләндерик, ямьләндерик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев