Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске һәм Яңа Алпар авыллары уртасында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Иске һәм Яңа Алпар авыллары уртасында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ике авылдан бик күп халык җыелган әлеге тантанада район җитәкчесе Александр Никошин, республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та катнаштылар. -Бу ФАП мин белгәннән бирле алтынчы йортка күчә инде. Элеккеләре агач биналарда, салкын, шыксыз булып хәтердә калган,-ди Алпар авылына...

Иске һәм Яңа Алпар авыллары уртасында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ике авылдан бик күп халык җыелган әлеге тантанада район җитәкчесе Александр Никошин, республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та катнаштылар.
-Бу ФАП мин белгәннән бирле алтынчы йортка күчә инде. Элеккеләре агач биналарда, салкын, шыксыз булып хәтердә калган,-ди Алпар авылына Ютазы районыннан килен булып төшеп, гомеренең 44 елын балаларга башлангыч белем бирүгә багышлаган Нәзимә Сәгъдиева. -Монысының нигезе озын гомерле булыр инде. Курчак өе кебек матур, бөтен шартына китереп төзеделәр.
ФАПта хезмәт куючы Сания Гыйматдинова белән Гөлсинә Гайфуллинаны да мактап телгә алды Нәзимә апа. Ачык йөзлеләр, тәмле сүзлеләр, куллары да алтын, ди.
Алпар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Сания Гыйматдинова турында мактау сүзләрен без еш ишетәбез. Халык авыл җыеннарында да бертавыштан диярлек Сания ханымга рәхмәтләрен укый, редакциягә хат юллап, шылтыратып аңа җылы сүзләрен ирештерүчеләр дә бар.
Авыл кешесе хастаханә юлын таптарга бик яратмый шул. Йорттагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкате, мал-туары да аның сәламәтлеген беренче чиратта кайгырту мөмкинлеген чикли. Ә авыл медпункты кул астында гына. Анда теләсә кайчан сугылырга, дәвасын, киңәшен алып чыгарга була. Шуңа да авыл халкы ФАПны якын итә.
Модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ике Алпар һәм Татар Мулла авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк. Авыл кешеләрен әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тиздән биредә модульле ветеринария пункты төзү дә күздә тотылуын хәбәр итте.
-Бүген авылларыбыз республика лидеры Рөстәм Миңнехановның зирәк сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә зур яңарыш кичерә. Президент программаларын уңышлы тормышка ашырып, район авылларында бер-бер артлы яңа социаль объектлар сафка баса,-дип билгеләп үтте Александр Никошин.
-Авылларда модульле ФАПлар төзү программасы дүртенче ел эшли. Шушы чорда республикада бу ел ахырына кадәр 305 фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылачак,-ди сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. -Тагын 1300 ФАП бинасына, шул исәптән сезнең районда да, капиталь ремонт ясадык. Бу авылда медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту, халыкка якынайту өчен эшләнә.
Авыл мулласы Әсхәт Ибәтов сүз алып, бөтен халык исеменнән куаныч һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-Без сугыш чоры балалары, күп михнәт күргән буын. Авыл җирендә бүгенге тормыш җәннәткә тиң. Табыннарыбыз мул, кием-салым җитеш. Шөкер кылып яшәргә генә,-диде аксакал һәм дога кылып яңа ФАП нигезенә тынычлык-бәрәкәт, илебезгә иминлек теләде.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина авыл халкын яңа ФАП ачылу белән тәбрикләде, бинаны сыйфатлы итеп корып чыккан "Строитель и К" предприятиесе төзүчеләренә рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Аннан бинаның хуҗалары Сания Гыйматдинова һәм Гөлсинә Гайфуллина кунакларны үзләренең күп шартлар тудырылган яңа эш урыннары белән таныштырдылар. Иркен коридор, заманча эшләнгән кабул итү, процедура бүлмәләре, яңа җиһазлар - болар барысы да авыл кешеләренә уңайлыклар тудыруга, медицина хезмәтен яхшыртуга хезмәт итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев