Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкы Республика көнен ярминкә, спорт ярышлары, концертлар белән бәйрәм итәчәк

30 август - Республика көнендә районыбызда бай программалы бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла. Базарлы Матак үзәгендә бәйрәм ярминкәсе иртән сәгать 10 да башланып, көне буе дәвам итәр. Авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермерлар сатуга ит, сөт, бөртек, ярмалар, фураж, печән, салам, көрпә, бәрәңге, төрле яшелчәләр чыгарачак. Шунда ук эшмәкәрләр дә үз товарлары...

30 август - Республика көнендә районыбызда бай программалы бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла.

Базарлы Матак үзәгендә бәйрәм ярминкәсе иртән сәгать 10 да башланып, көне буе дәвам итәр. Авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермерлар сатуга ит, сөт, бөртек, ярмалар, фураж, печән, салам, көрпә, бәрәңге, төрле яшелчәләр чыгарачак. Шунда ук эшмәкәрләр дә үз товарлары белән сату итәр. Ярминкәгә килүчеләргә кайнар коймак, шашлык, пылау кебек ризыклар тәкъдим ителер.

Бер үк вакытта үзәк ял паркында рәсем ясау бәйгесе, төрле күргәзмәләр, шашка-шахмат ярышлары, бадминтон бәйгесе оештырылачак. Биредә гаиләләргә балалары белән рәхәтләнеп ял итү мөмкинлекләре тудырыла. Балалар уен мәйданчыкларында, батутта күңел ача алачак. Теләге булганнар канатта йөреп үзен сынап карый ала. Шунда ук төз атучылар өчен тир эшләр. Ә аерым палатада медицина хезмәткәрләре кан басымыгызны үлчәр, файдалы киңәшләрен бирер.

Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында исә сәгать 10 да спорт ярышлары башланып китеп, көне буе дәвам итәчәк.

Кичке сәгать 7 дә үзәк паркта янә күңелле бәйрәм чаралары башланыр. Биредә яңа төзелгән мәйданчыкта үзешчән сәнгать осталарының концерты була. Традиция буенча, концертны балалар чыгышлары башлап җибәрә. Концерт барышында чәчәкләр, яшелчәләр күргәзмәләре эшләячәк. Төрле авыл җирлекләре вәкилләре әзерләп килгән әлеге композицияләргә сез дә үз бәягезне бирә аласыз.

Районның чәчәккә күмелгән иң матур йортын, иң күркәм "йөзле" оешма-учреждение бинасын атап, "Бердәм Россия"нең җирле бүлеге аларның хуҗаларына үз бүләген бирәчәк.

Кичке сәгать 10 да бәйрәм фейерверкын тамаша кылырбыз. Күңелле дискотека белән бәйрәм тамашасы соңга кадәр дәвам итәр.

Республика көнен бергәләп бәйрәм итик, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев