Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрен тәмамлаучы 72 укучы бүген йомгаклау иншасы язды

Районыбызның урта мәктәпләрен тәмамлаучы 72 укучы бүген 2017 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен йомгаклау иншасы язды. Чыгарылыш сыйныфлары укучыларының фикерләү сәләтен, сөйләм культурасын ачыкларга мөмкинлек бирүче бу сынау 2014 елда мәктәпләргә кире кайтарылган иде. Укучыларга инша язу өчен 3,5 сәгать вакыт бирелде. БДИ тапшыргандагы кебек үк, телефон...

Районыбызның урта мәктәпләрен тәмамлаучы 72 укучы бүген 2017 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен йомгаклау иншасы язды.

Чыгарылыш сыйныфлары укучыларының фикерләү сәләтен, сөйләм культурасын ачыкларга мөмкинлек бирүче бу сынау 2014 елда мәктәпләргә кире кайтарылган иде. Укучыларга инша язу өчен 3,5 сәгать вакыт бирелде. БДИ тапшыргандагы кебек үк, телефон һәм смартфоннардан, белешмә материаллардан, үзең алып килгән сүзлекләрдән файдалану тыелды, сынау барган классларда видеокүзәтү оештырылды. Иншалар өчен Мәгариф һәм фән министрлыгыннан җибәрелгән темалар сынау башланыр алдыннан гына игълан ителде. Укучылар тәкъдим ителгән биш тема арасыннан берсен сайлап алып, аны үз фикерләүләренә һәм матур әдәбият әсәренә нигезләнеп чарага тиеш иделәр.

Йомгаклау иншасын "икеле"гә язган укучы бердәм дәүләт имтиханына кертелми. Әмма мондыйларга әле апрель аенда белемнәрен кабат сынап карау мөмкинлеге тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев