Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки сайлаучылары Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде

27 июньдә Казанда Татарстан Президенты вазыйфасына алга таба кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатуралар билгеләү буенча "Бердәм Россия" партиясе эчендә башлангыч тавыш бирүдә районыбыздан да бер төркем сайлаучылар катнашты. Праймериз Казанда Теннис академиясе бинасында узды. Биредә республиканың барлык төбәкләреннән вәкилләр килгән иде. Сайлаучылар каршында иҗтимагый оешмалар тарафыннан республика Президенты вазыйфасына тәкъдим...

27 июньдә Казанда Татарстан Президенты вазыйфасына алга таба кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатуралар билгеләү буенча "Бердәм Россия" партиясе эчендә башлангыч тавыш бирүдә районыбыздан да бер төркем сайлаучылар катнашты.

Праймериз Казанда Теннис академиясе бинасында узды. Биредә республиканың барлык төбәкләреннән вәкилләр килгән иде. Сайлаучылар каршында иҗтимагый оешмалар тарафыннан республика Президенты вазыйфасына тәкъдим ителгән дүрт кандидат та чыгыш ясады. Аннан яшерен тавыш бирү юлы белән алар арасыннан өчесе сайлап алынды. Әлкидән 16 тавыш бирүдә катнашты. Соңрак иң күп тавышны республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миңнеханов җыйганлыгы мәгълүм булды. Кандидат итеп тәкъдим ителгән Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов праймеризда шулай ук күп тавыш җыйганнар. 4 июльдә Татарстан бердәмроссиялеләре үз конференцияләрендә республика Президенты постына кандидатны тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев