Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат ифтар мәҗлесе үткәрде

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев ифтар мәҗлесе үткәрде. Район үзәгендәге "Йолдызлык" кафесына мул итеп әзерләнгән зур табынга район авылларыннан мәчет картлары чакырылды. Аларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, депутат Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Лия Мәрдегалләмова изге Рамазан ае белән котладылар, җәйге озын көннәрдә Ходай ризалыгы өчен зур сабырлык белән...

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев ифтар мәҗлесе үткәрде.

Район үзәгендәге "Йолдызлык" кафесына мул итеп әзерләнгән зур табынга район авылларыннан мәчет картлары чакырылды. Аларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, депутат Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Лия Мәрдегалләмова изге Рамазан ае белән котладылар, җәйге озын көннәрдә Ходай ризалыгы өчен зур сабырлык белән тоткан уразаларының кабул булуын теләделәр. Аннан соң район имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт. шулай ук Ришат хәзрәт, Ирек хәзрәт, Салих хәзрәт, Мөгаллим хәзрәт догалар укыдылар. Ирек хәзрәтнең һәр мөселман кешесенә фараз булган фитыр сәдакасы (быел ул бер кешедән 100 сум исәпләнә) һәм фидия сәдакасы турындагы вәгазе дә зур игътибар белән тыңланды. Авыз ачу табынына әзерләнгән тәмле ризыкларны авыз итеп, ураза тотучылар күрсәтелгән кадер-хөрмәт өчен Фоат Вәлиевка һәм аш-су осталарына рәхмәтләрен җиткерделәр.

"Алексеевскдорстрой" ААҖ директоры Фоат Вәлиев үзе депутат булып сайланган Спас, Алексеевск районнары авылларында да ифтар мәҗлесләре үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев