Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яңа ел табынына – иң тәмле сый” бәйгесендә активрак катнашуыгызны теләп, сездән хатлар көтеп калабыз

Газетабызда әнә шундый исемдәге бәйге игълан итеп, Яңа ел табынына үзегез яратып әзерли торган ризыкларның рецептларын җибәрүегезне сораган идек. Билгеле, монда ниндидер күз күрмәгән ят нигъмәтләр хакында сүз бармый. Үзебезнең кул астында булган ризыклардан үзенчәлекле һәм тәмле итеп әллә нинди сыйлар әзерлибез бит. Әниләрдән өйрәнеп калган, кайчандыр газета-журналлардан күреп отып...

Газетабызда әнә шундый исемдәге бәйге игълан итеп, Яңа ел табынына үзегез яратып әзерли торган ризыкларның рецептларын җибәрүегезне сораган идек.

Билгеле, монда ниндидер күз күрмәгән ят нигъмәтләр хакында сүз бармый. Үзебезнең кул астында булган ризыклардан үзенчәлекле һәм тәмле итеп әллә нинди сыйлар әзерлибез бит. Әниләрдән өйрәнеп калган, кайчандыр газета-журналлардан күреп отып алган, дус-танышларыбыз биргән рецептларны кулланабыз. Аларны үзебез теләгәнчә үзгәртеп, камилләштереп тә җибәрәбез. Бәлки сез күпләр еллар буе әзерли торган салатларны үзенчәлеклерәк итеп ясыйсыздыр. Ә бәлки бәлеш камырын йомшак, тәмле итүнең сез генә белгән сере бардыр. Бәйгегә әнә шундый рецептлар белән хат-хәбәрләрегезне көтәбез. Фотосын куйсагыз бигрәк тә яхшы. Хәбәрләрегезне электрон почтага (alkred 1604@mail.ru) юллый аласыз. Килгән рецептларны без газетаның alki-rt сайтына "Конкурслар" бүлегендә урнаштырып барабыз. Сайтка кереп, яңа рецептлар белән дә танышып торыгыз.

Бәйгегә нәтиҗәләрне Яңа ел алдыннан ясаячакбыз. Бүләкләрне дә тәмлеләрен сайларга тырыштык. Беренче урынга - каз, шампан шәрабе һәм аш-су рецептлары китабы. Икенче урынга - кызыл уылдык, шампан шәрабе һәм рецептлар китабы. Өченче урынга - зур бәйләм банан, шампан шәрабе һәм рецептлар китабы.

Хат-хәбәрләрегезне озакка сузмый юлласагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев