Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел ялларын ничек үткәрдегез?

Менә ун көнгә сузылган Яңа ел яллары да узып китте. Озын кышкы каникулны сез ничек үткәрдегез? Яллар ялыктырмадымы?

Светлана Герасимова, район үзәк хастаханәсенең баш шәфкать туташы вазыйфаларын башкаручы:

 

–Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән бәйле озын яллар – якыннарың, туганнарың белән очрашу өчен менә дигән форсат, минемчә. Безнең дә Казан федераль университетында һәм медицина көллиятендә белем алучы кызларыбыз бәйрәмгә кайтты. Мәктәптә укучы улыбыз һәм кызыбыз белән  алдан ук өйдә чыршы бизәгән идек. Зур гаиләбез белән бергәләп яңа елны каршыладык. Бик күңелле булды! Каникул көннәрендә бергә ял иттек: телевизор карадык, паркка чыктык. Берничә мәртәбә эшемә дә бардым. Яңа ел матур башланды, имин һәм уңышлы дәвам итсен иде.

Радис Инсапов, районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы:
–Бәйрәм ялларын гаилә белән өйдә үткәрдек. Үзем көн аралаш эш урынында кизү тордым. Шунысы сөенечле, Яңа елда районда ут-күз чыгу очраклары булмады. Ел буе  шулай иминлек хөкем сөрсен иде.
Озын ялларда эшкә дә, ял итәргә дә вакыт җитәрлек булды. Кечкенә улыбызга чыршылар күрсәтеп йөрдек, саф һавада ял иттек. Яңа елны каршыларга Баулыдан әти-әниләребез, туганнарыбыз килде. Аларны кунак иттек, рәхәтләнеп аралаштык. Хезмәт белән ялны чиратлаштыргач, каникул бер дә ялыктырмады.

Лия Мәрдегалләмова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
–Яңа елны гаиләбез, әти-әниебез белән бергә сеңелем Алияләр өендә каршыладык. Әти укыган догалар бәйрәм табынын тагын да ямьләндерде. Сүз уңаеннан әйтим әле, әтиебез Каюм Минвәли улы Казанда Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге югары мөселман мәдрәсәсендә икенче курста белем ала. Ул студентлар арасында иң өлкәне. 1 гыйнварда ук сессиягә китте. Ә без Яңа елны каршылагач паркка Үзәк чыршы янындагы бәйрәм тантанасына чыктык. Анда күңелле бәйрәм дискотекасы иртәнге өчкә кадәр дәвам итте. Каникул көннәрендә дә эштән аерылмадык дияргә була. Районда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре гөрләп үтте бит. Бик күп чыршы бәйрәмнәре, спорт ярышлары булды. Һәр мәктәп каршында шугалаклар эшләп тора. Яңа елга изге теләкләр, якты өметләр белән аяк бастык. Һәркем өчен бәхетле, уңышлы булсын ул!

Зөбәйдә Низамиева, Әхмәт авылы балалар бакчасы тәрбиячесе:
–Узган ел безнең өчен бик сөенечле булды: көтеп алган оныгыбыз Самир дөньяга килде. Балаң баласы балдан татлы, дигән гыйбарәнең хаклыгына без дә инандык хәзер, оныгыбызны яратып, сөеп туймыйбыз. Яңа елны да бәйрәм табыны артында улларыбыз, киленнәребез, оныгыбыз белән бергә каршыладык. Хәер, табыныбыз бик үк түгәрәк булмады – әтиебез Альфред бәйрәмнәрдә дә эштә иде. Ул Шәйхетдиновлар шәхси предприятиесендә шофер, атналар буе юлда була, зур “фура”да  илне аркылыга-буйга урап йөкләр ташый. Шөкер, бүген инде ул өйдә. Яңа елга зур өметләр белән аяк бастык. Быел төпчек улыбыз Фәнил мәктәпне тәмамлаячак. Язга тагын бер оныгыбыз туарга тора. Илләр генә тыныч булсын, оныклар иминлектә үссен!

Евгений Библаев, вахта ысулы белән эшли, Иске Тумба авылы:
–Яңа елны бик күңелле үткәрдек. Өйдә дә, капка төбендә дә чыршылар бизәдек. 31 декабрьдә авыл клубында бик кызыклы бал-маскарад булды, анда катнаштык. Аннан соң өйдә гаиләбез белән  бергә Яңа елны каршыладык. Озын каникулларда ял да иттек, эшсез дә тормадык. Кар көрәдек, йорт-җирдә эшләдек. Бик күп терлек асрыйбыз, ә аларны ялларда да, бәйрәмдә дә ашатасы-карыйсы. Гомумән, авылыбызда халык мал-туар тота, хезмәт белән көн күрә. Иң мөһиме, ил-көн тыныч, якыннарыбыз сау-сәламәт  булсын, беркемгә дә кайгы-хәсрәт, югалтулар килмәсен. Яңа елга иң зур теләкләр шул.

Люция Низамиева сораштырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев