Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елга – яңа трансформаторлар

Район электр челтәрләре хезмәткәрләре бу көннәрдә дурт урында электр трансформаторларын (КТП) яңаларына алыштырган. Яңа электр трансформаторлары элеккеләренә караганда күп яктан өстен. Заманча трансформаторлар күп кенә мәгълүматларны турыдан-туры район электр челтәрләренең кизү торучы пунктына тапшырырга сәләтле. Алар электрдан файдаланучылар өчен күпкә хәвефсезрәк тә. Бу көннәрдә Базарлы Матак урта мәктәбе янындагы трансформаторны...

Район электр челтәрләре хезмәткәрләре бу көннәрдә дурт урында электр трансформаторларын (КТП) яңаларына алыштырган.

Яңа электр трансформаторлары элеккеләренә караганда күп яктан өстен. Заманча трансформаторлар күп кенә мәгълүматларны турыдан-туры район электр челтәрләренең кизү торучы пунктына тапшырырга сәләтле. Алар электрдан файдаланучылар өчен күпкә хәвефсезрәк тә.

Бу көннәрдә Базарлы Матак урта мәктәбе янындагы трансформаторны яңасына алыштыру эшләре төгәлләнеп килә. Мәктәп янындагы һава электр линияләре дә бетерелгән. Электр кабельләре хәзер җир астыннан үтә. Район үзәгендә казначылык һәм янгын часте янындагы КТПлар да яңага алыштырылган. Шулай ук Юхмачыда өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагы трансформатор яңартылган, үткәргечләре алышынган.

Түбән Колчурино мәктәбе янында 400 метр озынлыкта яңа электрүткәргеч сузылган. Район хакимияте, пекарня янындагы КТПлар урынына да якын көннәрдә яңаларын урнаштырачаклар. Үткәргечләрен дә яңарту күздә тотыла.

Район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин, район үзәгендә реконструкция үткәрелү сәбәпле урыны-урыны белән ут сүнеп торуны халык аңлап кабул итсен иде, дигән үтенечен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев