Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа мәдәният йорты тиздән ишекләрен ачар

Капиталь ремонттан соң өр-яңа төс алган, купшыланган район мәдәният йорты тамашачыларны кабул итәргә әзерләнә. Бинада ремонт эшләре төгәлләнде, мәдәният хезмәткәрләре аны юып-җыештырып чыктылар. Инде бүлмәләргә яңа җиһазлар да куелды. Хәзер осталар тамаша залына утыргыч-креслолар урнаштыралар. Шулай ук сәхнә утлары кую, тавыш аппаратурасын көйләү эшләре бара. Сәхнә киемнәре (пәрдәләрне шулай дип...

Капиталь ремонттан соң өр-яңа төс алган, купшыланган район мәдәният йорты тамашачыларны кабул итәргә әзерләнә.

Бинада ремонт эшләре төгәлләнде, мәдәният хезмәткәрләре аны юып-җыештырып чыктылар. Инде бүлмәләргә яңа җиһазлар да куелды. Хәзер осталар тамаша залына утыргыч-креслолар урнаштыралар. Шулай ук сәхнә утлары кую, тавыш аппаратурасын көйләү эшләре бара. Сәхнә киемнәре (пәрдәләрне шулай дип атыйлар) дә инде әзер. Бу көннәрдә алар да эленәчәк. Мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзер бинаның тирә-юнен ямьләндерү белән шөгыльләнәләр, шунда нигез салынган паркта эшлиләр, чәчәкләр утырталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев