Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Үргәгар авыл җирлегендә Кыш Бабай һәм Лунтик Булат Әхмәтовны туган көне белән котладылар

Бүген авыл мәдәният йорты директоры Гөлшат Мусина һәм китапханә мөдире Гөлсинә Рәхимҗанова балалар өчен чыршы тирәли бәйрәм оештырдылар.

Кызлар һәм малайлар яшел  урман чибәркәе тирәсендә җырладылар, «бозда узышып шуу», «чаналы поезд», «боланнар», «күңелле өчлеләр», «чүлмәк вату», «кар бөртекләре» кебек кызыклы уеннар уйнадылар. Һава торышы әйбәт торды. Шуңа күрә барысы да рәхәтләнеп күңел ачтылар һәм клоун Гоша, Куянкай, Лунтик, Фунтик, һәм, әлбәттә, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә саф һавада уйнадылар. Сүз уңаенда, Кыш Бабай (Илгиз Кыямов) тулы капчык белән килде, шуңа күрә барлык балалар да тәм-томнардан авыз итте. Бәйрәмнең кульминациясе -Булат Әхмәтовны туган көне белән котлау булды. Аңа 10 яшь тулды. Булат хөрмәтенә җырладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм каникулларында авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен күңел ачу һәм спорт чаралары оештырыла. Балалар һәм ата-аналар моңа бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев