Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Салман кешесе 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде

Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән кешенең суд карарын ничек борчылып көткәнен күз алдына китерүе авыр түгел.

 Менә судья карарны укый. Шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителү... Димәк, кеше иректә кала! Дөрес, суд аңа кайбер вазыйфаларны йөкли, әмма гаепле иректә бит, тимер рәшәткә артында түгел. Үз өеңдә яшәргә, эшләргә, туганнарың белән аралашырга була. Зур бәхет бу, әмма һәркем дә аны бәяли белми шул. 
Хөкем ителүчеләрнең кайберләре алга таба теләсә нишләсәләм дә ярый, дип, уйлыйлар. Менә бер мисал. 2018 елның апрелендә исерек килеш машина белән идарә иткән, нәтиҗәдә кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән Яңа Салман кешесенә карата Әлки район суды шартлы рәвештә 2,6 елга ирегеннән мәхрүм итү, 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара. Шуның өстенә И. җинаяте белән китергән рухи зыянны да капларга тиеш була. 
Кызганычка каршы, И. тиешле нәтиҗәләр ясамый, киресенчә, закон таләпләрен боза. Ул инспекция хезмәткәрләренең кисәтүләрен дә тыңламый, төзәлү юлына басмый. Алай гынамы! Җинаятьләрне үтәтү инспекциясендә исәптә торган көе дә җинаять кылырга өлгерә. Быелның 20 августында Әлки районы буенча 1 нче суд участогы мировой судьясы карары белән 9 айга төзәтү эшләренә хөкем ителә. Хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылырга тиеш була. Әмма хөкем ителүче әлеге җәзаны үтәми, аннан качып йөри. 
Кызганычка каршы, төрмәдән кайтучыларның күбесе кабат шунда эләгә. Менә хөкем ителгән И. дә иректән мәхрүм итү урыннарында берничә тапкыр була. Төзәтү учреждениесендә утырып “тәҗрибә” туплагач, ул кабат хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләгә, үзенең тормышын җинаять кылудан башка күз алдына китерми, күрәсең.
Барлык чаралар да берниндә нәтиҗә бирмәгәч, җинаятьләрне үтәтү инспекциясе Әлки район судына төзәтү эшләрен, шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү чарасын үзгәртү хакында юллама белән мөрәҗәгать итә. Район суды әлеге мөрәҗәгатьне канәгатьләндерә: И. 2 ел  8 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу вакытны ул колониядә үткәрәчәк. 
Айрат Гибадуллин,
җинаятьләрне үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев