Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яңа Сихтермә янында 3,5 гектарда урман яна” – Әлки районында әнә шундый шартлы сигнал буенча өйрәнүләр үткәрелде

Республикада, шул исәптән безнең районда үткән атнада гражданнар оборонасы юнәлеше буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү (предупреждение и ликвидация чрез. ситуаций) буенча команда-штаб өйрәнүләре узды.

Тренировкада районның гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү һәм халыкның тормышын тәэмин итүне (жизнеобеспечение населения) оештыру буенча хезмәтләре катнашты.

Беренче көнне язгы ташу һәм ут-күз чыгу хәвефе зур булган чорда һәр хезмәтнең эшчәнлеген, әзерлеген тикшерү буенча өйрәнүләр үтте. Икенче көнне “Актай елгасы ташып өйләргә су керде” дигән шартлы сигнал буенча төрле хезмәтләрнең ничек эш итүе тикшерелде.

Өйрәнүләрнең өченче этабы урманнарны янгыннан саклауга багышланды. Төрле хезмәтләргә шартлы рәвештә Яңа Сихтермә янында 3,5 гектарда урман януы турында хәбәр килде. Янгынның 20 гектар мәйданда урманга таралу һәм Яңа Сихтермә поселогында яшәүче 16 йортка күчү “куркынычы”  бар иде.

Иртәнге сәгать 9 да район янгын сүндерү часте, газ, электр, элемтә, сәүдә, медицина, ветеринария хезмәткәрләре, полиция вәкилләре Базарлы Матак урманчылыгы территориясендә җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәр хезмәтнең билгеләнгән вакытта махсус техника һәм шәхси состав белән урынга килеп җитүләрен уңай бәяләде. Янгын сүндерү часте җитәкчесе Дмитрий Романов өйрәнүләрнең барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп үткәрелүен  ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев