Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа уку елында мәктәпләрне яңа кагыйдәләр көтә

1 сентябрьдән мәктәпләрдә яңа кагыйдәләр кертелә.

Бу хакта республика Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткән. Яңа кагыйдәләр пандемия белән бәйле рәвештә кертелә.

Мәктәптә балаларның температурасын үлчәячәкләр, уку кабинетлары мәҗбүри рәвештә дезинфекцияләнәчәк.

Любовь Авдонина белдерүенчә, укучылар 1,5 метр дистанция сакларга тиеш булалар.

– Укучылар аз булган авыл мәктәпләрендә дистанция саклау мөмкин дә булыр. Ә менә балалар саны күп булган мәктәпләрдә, аерым алганда, район үзәгендәге уку йортларында бу таләпнең ничек тормышка ашырыласы әле анык билгеле түгел,–район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев