Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яңарыш-Возрождение” фондына район оешма-предприятиеләре үз өлешләрен кертеп тора.

Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы - безнең ут күршебез. Бүген инде ул туристлар үзәгенә әйләнеп бара. Әлкилеләр дә музей-тыюлыкта еш була. Бүген дә биредә эзләнү эшләре һәм зур төзелешләр алып барыла. "Яңарыш-Возрождение" фонды булдырылганнан бирле район халкы анда үз өлешләрен кертеп килә. Быел да бу эш дәвам итә. Әле соңгы вакытта гына...

Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы - безнең ут күршебез.

Бүген инде ул туристлар үзәгенә әйләнеп бара. Әлкилеләр дә музей-тыюлыкта еш була. Бүген дә биредә эзләнү эшләре һәм зур төзелешләр алып барыла. "Яңарыш-Возрождение" фонды булдырылганнан бирле район халкы анда үз өлешләрен кертеп килә. Быел да бу эш дәвам итә. Әле соңгы вакытта гына район электр челтәрләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, район газетасы редакциясе, музей, "Алинә" спорт залы, "Ак Барс" Банкы, РФ казначылыгы бүлекчәсе, Базарлы Матак урта мәктәбе, гимназия коллективлары, Ташбилге, Чиябаш, Базарлы Матак, Борискино авыл җирлекләре әлеге фондка акча күчерделәр. Районның һәр кешесе - эшмәкәрме ул, пенсионермы, эшче-хезмәткәр яисә укучымы - "Яңарыш" фондына акча кертеп, тарихи ядъкәрләребезне торгызуга үз өлешен кертә ала. Банкларда "Яңарыш" фондының исәп-хисап счетлары бар. Бу эшне электрон юл белән дә башкарырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев