Яхшырак лампаларга алыштыралар
Түбән Кәчи җирлегендәге авыллар урамнарына 85 яктырткыч куелган инде. Аларда энергияне сакчыл тотучы лампалар яна. Әмма камиллекнең чиге юк, җәй көннәрендә 5 светодиод лампа алып куйганнар һәм аларның аз энергия тотып, 5-6 тапкыр күбрәк яктылык бирүләренә ышанганнар. Шуңа күрә тагын 10 шундый лампа алып, яктылык җитеп бетмәгән урамнарга куячаклар бу...
Түбән Кәчи җирлегендәге авыллар урамнарына 85 яктырткыч куелган инде.
Аларда энергияне сакчыл тотучы лампалар яна. Әмма камиллекнең чиге юк, җәй көннәрендә 5 светодиод лампа алып куйганнар һәм аларның аз энергия тотып, 5-6 тапкыр күбрәк яктылык бирүләренә ышанганнар. Шуңа күрә тагын 10 шундый лампа алып, яктылык җитеп бетмәгән урамнарга куячаклар бу көннәрдә. Лампалар кайтарылган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев