ЯКТАШЛАР БЕЗНЕҢ БЕЛӘН ОЗАККА КАЛСЫН ДИП ТЫРЫШАБЫЗ
Көчле җил, боз, яшен, каты яңгырлар, аномаль эсселек, урман янгыннары, су басулар - соңгы вакытта һава торышы климат нормаларын бар дип тә белми... Табигать көйсезлекләренең нәтиҗәләре һәм башка нәрсәләр турында тәфсилләп "АК БАРС"* иминият төркеменең ТР Әлки районы филиалы директоры Надежда Борисовна Атаманова белән сөйләшәбез. -Надежда Борисовна, эшләрегез ничек бара?...
Көчле җил, боз, яшен, каты яңгырлар, аномаль эсселек, урман янгыннары, су басулар - соңгы вакытта һава торышы климат нормаларын бар дип тә белми... Табигать көйсезлекләренең нәтиҗәләре һәм башка нәрсәләр турында тәфсилләп "АК БАРС"* иминият төркеменең ТР Әлки районы филиалы директоры Надежда Борисовна Атаманова белән сөйләшәбез.
-Надежда Борисовна, эшләрегез ничек бара? Безнең районда күбрәк нәрсә белән шөгыльләнергә туры килә?
-Ел әйләнәсе эшебез кызу. Һәр урындагы кебек, безнең районда да иминият вакыйгалары чыгып тора. Клиент белән нинди генә хәл булмасын, без һәрчак аны аңлап, хәленә кереп эш итәбез, килеп туган проблеманы чишәргә булышабыз. Бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү полислары булган клиентлар аеруча еш мөрәҗәгать итә. Янгыннар - йорт- җирдәге корылмаларга яисә өйгә ут кабу, сезонлы су басу, көчле җил нәтиҗәсендә түбәләргә зыян килү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр сирәгрәк. Шунысы куандыра, районыбызда яшәүчеләрнең күбесе мал- мөлкәтне үзвакытында и м и н и я т л ә ш т е р ү н е ң никадәр мөһим булуын яхшы аңлыйлар, безгә мөрәҗәгать итәләр һәм үзләре, якыннары, туплаган милекләре өчен хафаланмыйча тынычлап яшиләр.
-Гаризалар ни дәрәҗәдә оператив эшкәртелә? Кешеләр түләүләрне тиз аламы? Әлкилеләр әйтүенчә, мөрәҗәгатьне карауны озакка сузучы, аз түләүче, ә кайчакта бөтенләй түләмәс өчен сәбәп-сылтаулар табучы иминиятләштерүчеләр дә бар...
-Безнең хакта беркем дә алай әйтә алмас! Без мөрәҗәгатьләрне тоткарлыксыз кабул итәбез һәм бик тиз эшкәртәбез. Иминият акчасын клиентларыбыз барлык тиешле документларны китергәннән соң 3-5 көн эчендә үк алалар. Бу җәйдә без бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү полислары буенча оператив рәвештә 225000 сум түләдек. Табигать казалары нәтиҗәсендә өйләренә су кергән клиентлар бездән 102400 сум түләү алды. Әхмәт авылында яшәүче, өе бездә и м и н и я тл ә ш т е р е л г ә н клиентыбызга янгыннан соң 595000 сум түләдек. Әлеге акчалар аңа материаллар сатып алып өен сафка бастырырга җитә.
-Бүген Әлки районы халкына нинди яңа продуктлар тәкъдим итә аласыз?
-Әлбәттә, без продуктлар линейкасын һәрдаим яңартып һәм камилләштереп торабыз.
Яңа "ОкДоктор"** продукты клиентлар арасында хуплап файдаланыла. Әлкилеләр дә аны югары бәяләде. Әлеге яңа продукт ярдәмендә пациент табиб белән тәүлек әйләнәсе диярлек элемтәдә торып, өеннән дә чыкмыйча югары дәрәҗәдәге белгечләрдән медицина консультацияләре ала. Доктор аны тыңлый, консультация бирә, теләсә кайсы уңайлы мәлдә - телефон аша яисә видеоэлемтә буенча киңәшләрен бирә. Хәзер район хастаханәсендә чиратларда торырга, талон көтәргә, Казанга барырга да кирәкми! Бу сервис яшь әниләр, саулык-лары турында кайгыртучы өлкән яшьтәгеләр, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баручы актив һәм эш белән мәшгуль кешеләр арасында аеруча популяр. Гадәтләнгән коммуникация чаралары ярдәмендә, вакыт әрәм итмичә, тиз һәм сыйфатлы рәвештә табиб белән даими элемтәгә керергә һәм квалификацияле консультация ярдәме алырга була. Кемдер моны киләчәк технологиясе дип атар, ә безнең клиентларның мондый мөмкинлеге инде бүген үк бар!
Эшмәкәрләр өчен бездә микро - һәм кече бизнесны иминиятләштерү өчен менә дигән "АВS- бизнес" программасы гамәлгә керде. Бизнесмен өчен бу үзеңне көтелмәгән хәлләрдән һәм күңелсезлекләрдән саклауның, эшеңне уңышлы оештыруның ышанычлы ысулы. "АБС-Бизнес"** - документларсыз һәм эксперт фикереннән башка милекне (биналар, технология җиһазлары, товар- матди кыйммәтләр), җитештерү һәм коммерция эшчәнлегендә вакытлыча туктап торулардан зыян күрүне, бәхетсезлек очракларыннан хезмәткәрләрне һәм өченче затлар алдында гражданлык җаваплылыгын и м и н и я т л ә ш т е р е р г ә мөмкинлек бирүче гади һәм комплекслы чишелеш. Аның ярдәмендә бик күп көтелмәгән очракларны (риск) җиңел генә иминиятләштерергә була. Озак рәсмиләштерү дә таләп ителми: иминиятләштерү полисын тутырасы һәм счет буенча түлисе генә.
-Иске ОМС полисларын яңаларына алыштырырга кирәк дигән сүзләр йөри?
- С т а т и с т и к а күрсәткәнчә, Әлки районында яшәүче байтак кеше элекке үрнәктәге ОМС полислары белән йөри. Алты ел элек - 2011 елның 1 маена кадәр бирелгән әлеге полисларны яңа үрнәктәгеләргә алыштыру зарур. "Искергән" ОМС полисын яңасына алыштыру турында уйланырга бик вакыт.
-Яңа ОМС полисын кайда алырга була?
-Элекке үрнәктәге полисларны яңаларына алыштыру мәҗбүри медицина иминияте по- лисларын бирү пунктында башкарыла. Безнең адрес: Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 71. Шулай ук "АК БАРС-Мед" ИК ҖЧҖнең теләсә кайсы полислар бирү пунктына да мөрәҗәгать итәргә була. Аларның адреслары һәм эш режимы акбарсмед.рф һәм sgabs.ru сайтларында күрсәтелгән. Килегез, без сезгә һәрвакыт шат!
* "АК БАРС" иминият төркеме компанияләре: "АК БАРС МЕДИЦИНА" ҖЧҖ, лицензия МЗ РТ №ЛО-16-01- 004576 (27.11.2015 ел), Казан шәһ., Островский ур.,38. Иминиятләштерүне "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" ҖЧҖ башкара. Лицензия СЛ №3867 (20.12.2016 ел) һәм СИ №3867 (20.12.2016 ел) ,"АК БАРС-Мед" ИК" ҖЧҖ лицензияләре ОС №3943-01 (20.12.2016 ел) һәм СЛ №3943 (20.12.2016 ел)
** "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" ҖЧҖ хезмәт күрсәтә, лицензия ЦБ РФ СИ №3867 (20.12.2016 ел), лицензия ЦБ РФ СЛ №3867 (20.12.2016 ел), Казан шәһ. Меридиан ур., 1а.
Реклама хокукында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев