Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Мансур ага Ганиев район үзәк китапханәсенә үзенең яңа китабын бүләк итте

Түбән Камада яшәүче якташыбыз, исеме әлкилеләргә яхшы таныш Мансур ага Ганиев район үзәк китапханәсенә үзенең “Мин шулай уйлыйм” дип аталган яңа китабын бүләк итте.

 
 Китапларда якташыбызның автографы да бар. Бу китапны Базарлы Матакта яшәүчеләр генә түгел, башка авылларда да укый алачаклар – автор районга 20 данә китап алып кайткан. Үзәк китапханәнең комплектлау бүлеге җитәкчесе Марина Сидорова әйтүенчә, китаплар әлегә бу очракларда каралган процедура үтә, аннары филиалларга барып җитәчәк.
Мансур ага – районыбызның шәрәфле гражданины, Түбән Кама шәһәренең Аксакаллар шурасы әгъзасы, шәҗәрәләр остасы. Аның яңа китабын әлкилеләр яратып укыр дип ышанасы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев