Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Виктор Беловка лауреат дипломы тапшырылды

Иске Тахталы авылында туып үскән, хәзер Әлмәт шәһәрендә яшәүче Виктор Белов туган авылын һәрдаим кайгыртып, ярдәм итеп тора.

Ул берничә ел элек Иске Тахталыда чиркәү төзелеше өчен ярдәм сорап Президент Рөстәм Миннехановка мөрәҗәгать иткән иде. Президент кушуы буенча республика казнасыннан храм төзелешенә зур суммада акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә Иске Тахталыда чиркәү төзелеп бетте һәм эшли башлады.

Виктор Белов авылны төзекләндерү, юлларны яхшырту юнәлешендә дә кайгыртып йөри. Авыл бәйрәмнәре үткәрүдә ярдәм итә. Узган ел аңа “Әлки районының шәрәфле гражданы” дигән мактаулы исем бирелде.

Виктор Белов үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Әлмәттә ул “Туслах” чуаш фольклор ансамбле составында чыгыш ясый. Әлеге коллектив Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать смотр-конкурсы лауреаты булды. Шушы көннәрдә якташыбызга конкурс лауреаты дипломы тапшырылды.

Якташыбыз Виктор Беловны ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев