Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якты, имин булсын киләчәгебез!

Хөрмәтле әлкилеләр, кадерле якташлар!

 
Киләчәккә омтылган зур өметләр, барысы да яхшы булачак дигән ышаныч белән яңа 2019 елны каршы алабыз. Бу көннәрдә һәркемнең күңелендә якты теләкләр бөреләнәдер, һәркем аларның тормышка ашасына өметләнәдер.
Үтеп баручы елны да рәхмәт хисләре белән озатабыз: тулаем алганда ул тыныч, имин, уңышлы булды бит. Хезмәт куйган, тырышканнар моның нәтиҗәсен күреп сөенде. Игенчеләребез иртә яздан көзгә чаклы басулардан кайтып керми эшләделәр һәм мул уңыш алуга ирештеләр – кырлардан 118 мең тоннадан артык бөртек җыеп алынды. Ил табынын баетучы терлекчеләребез дә сынатмады – елның 11 аенда 51 мең центнер тирәсе ит, 574 мең центнерга якын сөт җитештерүгә ирештеләр.
Район халкының тормыш дәрәҗәсен үстерү максаты белән күптөрле программалар гамәлгә ашырыла. Шуларның 19 ы сәнәгать, социаль-мәдәни һәм мәгариф объектлары, юллар төзү һәм ремонтлау, чиста су белән тәэмин итү, авылларны төннәрен яктырту һәм башка уңайлыклар тудыру белән бәйле. Быел төзелештә 86 миллион сумлык, төрле объектларны ремонтлауда 32 миллион сумлык, юллар төзү һәм ремонтлауда 55 миллион сумлык эш башкарылды. Болар барысы да тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, аны уңайлы итүгә юнәлтелгән.
Башкарылган-ирешел-гәннәрне күздән кичереп, бу үтеп баручы елны рәхмәт әйтеп озата алабыз. Ә инде якынлашып килүче ел тагын да зуррак уңышлар алып килсен, югарырак максатларга ирешү мөмкинлеге бирсен иде.
Хөрмәтле әлкилеләр! Яңа 2019 ел белән чын күңелдән котлап, барыгызга да иминлек, бәхет, нык исәнлек телим. Һәр гаилә муллыкта яшәсен! Һәркемнең эш-гамәле аңа канәгатьлек китерсен. Һәр өйдә балаларның шат тавышы яңгырасын, ә яшьләребез, туган якны үз итеп, шунда тамыр җибәрсен иде. Әлки ягының киләчәген бары без генә төзибез, матур, якты булсын иде ул. Яңа ел белән, кадерле   дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев